+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 декабрь 2022, 11:50

Урлап алып кайткан иде...

Чиләгенә күрә капкачы – шулдыр бәхет ачкычы, диләр Лариса һәм Миңнулла Фәттаховлар турында.

Урлап алып кайткан иде...Урлап алып кайткан иде...
Урлап алып кайткан иде...

Авылларга чыгар алданнан анда яшәүче тырыш, үрнәкле гаиләләр турында белешмә алабыз. Гафури районының Сәетбаба авылында яшәүче яшь гаиләләр турында сүз чыккач, авыл хакимияте башлыгы Венер Кунафин шунда ук Фәттаховлар гаиләсен атады.

Тәүдә тормыш-көн­күреш хәл­лә­ре турында сөйләшеп алдык. Әйе, авыл җирендә яшь­ләргә эш бик юк бүген. Шуңа да күпләр Себер ягына чыгып китә. Сәет­баба авылында да хәл­ләр шулайрак. Ләкин теше-тырнагы белән җиргә ябышкан, бәхе­тен җирдә тапкан яшь­ләр дә байтак биредә. Шуларның берсе — Лариса һәм Миңнулла Фәттаховлар гаиләсе. Йөзимән авылы сылуы Лариса Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт колледжында укыганда Сәет­баба авылына практикага кайткан була. Неч­кә билле, кыйгач кашлы кызны Миңнул­ла шунда ук күреп ала һәм гашыйк була. Кызның китәр вакыты җиткәч, урлап алып кайта ул аны. Ялгызы гына биш бала үс-тергән әнисе төпчегенең телә­генә каршы килми, киленен ак мендәргә бастырып, бал белән май каптыра.
Ларисаныкылар башта бик канәгать булмый, әлбәттә. Әнисе укуыңны тәмамлыйсы бар, дип борчыла. Ләкин уртак тел таба алалар. Лариса кияүле дә була, укуын да тәмамлый.
Гаилә бик матур йорт салып кергән. Лариса, яшь белгеч буларак, сертификат алган. Гому­мән, төзелешнең 30 процентын гына үзләре күтәргән, калганына дәүләт акчасын тотынганнар. Аннары пилорама сатып алганнар һәм агач эшкәртеп сату белән шөгыльләнәләр. МТЗ-82 тракторлары бар. Ихатада — 6 баш ат, 8 баш сыер малы, кош-корт бик күп.
Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Миңнулла белән Лари­саның икесенә дә хас бу сыйфатлар. Авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Йорт җирләренең төзеклеге, тормыш­ларының муллыгы да — тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе.
Ялгышмаган алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар — бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, 11 яшьлек Алисә, 10 яшьлек Айнар, 3 яшьлек Ка­милә өчен кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ыша-нычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын ке­шеләр.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас