+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
14 декабрь 2022, 15:45

Туймазыда өч игезәк бала туган!

Бәхет бу гаиләгә прәме ишелеп төшкән.

Туймазыда өч игезәк бала туган!Туймазыда өч игезәк бала туган!
Туймазыда өч игезәк бала туган!

Туймазыда яшәүче хатын өч игезәк бала тапкан һәм дүрт бала анасы булган.

Ике кыз һәм бер малай 26 ноябрьдә Авазовлар гаиләсендә икенче, өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга килгәннәр. Кызларны әти-әниләре Луиза һәм Рузана, ә малайны Самир дип атарга булган.

ЗАГС хезмәткәрләре, бәхетле ата-аналарны котлап, балаларга ныклы сәламәтлек теләгән.

Төбәк законнары нигезендә Авазовлар гаиләсенә өч бала туу уңаеннан чираттан тыш торак сертификаты бирелергә тиеш. Икенче баласы туган гаиләгә ана капиталы тиеш: хәзер ул 693 144 сум тәшкил итә. Шулай ук ставкасы 6%тан югары булмаган ипотека каралган. Моннан тыш, алар, өченче яисә аннан соңгы баласы туган гаилә кебек, ипотеканы түләүгә 450 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Өч баласы булган гаиләләргә тагын да шәхси торак төзелеше өчен түләүсез участок яисә 250 мең сум акча бирелә, монысын алар үзләре сайлый.

Менә шундый өстенлекләр!

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас