Ришат Төхвәтуллин төркемендәге гитарачы егет Ринат Ырысмәтов һәм аның хәләле Айсылу кыз бала алып кайткан. Бу хакта Ришат сторисларында:
«Ринат белән Айсылуның кызлары туды. Бәхетле, таза-сау булып үссен», – дип яза.
"Ринат безнең төркемдә 6 ел эшли инде. Ул – тумышы белән Иркутск якларыннан. Казан дәүләт музыка һәм сәнгать университетын тәмамлагач, Казанда төпләнде. Ул бүгенге көндә башкаладагы топ-гитарачыларның берсе булып санала. Бөтен тавыш яздыру студияләре белән хезмәттәшлек итә. Аның тормыш иптәше Айсылу – шулай ук музыкант», – дип сөйләгән "Интертат"ка Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдинов.
Шундый сөенечле яңалыклар күбрәк булып торсын иде! Яшьләргә - мәхәббәт-сәгадәт һәм нәни генә, мәми генә сөю җимешләре!