+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
21 декабрь 2022, 02:48

Өчәү янына дүртенчесе дә кирәк инде!..

Алсу белән Азат Фазлыевлар дүртенче бала алып кайту турында уйлана.

Өчәү янына дүртенчесе дә кирәк инде!..Өчәү янына дүртенчесе дә кирәк инде!..
Өчәү янына дүртенчесе дә кирәк инде!..

«Улларым кызны нык ярата. «Кая, үзем йоклатыйм», - дип алып китәләр. Күп вакыт алар карый дисәм дә ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу яшерен тема түгел. Без аларга бик рәхмәтле Аяз, кыз итеп, сөеп үстерә, ә Ильяска уйнарга кирәк. Аның белән калса, кыз малайга әйләнә. Кыенсынып тормый, малайларча уйный.

Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңеллерәк була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты», – дип сөйләгән җырчы Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында.

Аннары әти белән 14 яшьлек өлкән улы арасында шундый әңгәмә булган:
- Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?
- Планда бар иде...
- Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм...

Мәхәббәт җимешләрегез мөмкин кадәр күбрәк булсын, дип телик җырчыларга!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас