+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 декабрь 2022, 05:33

Дүрт гаилә йортлы булды

Илеш районында авыл территорияләрен үстерү буенча федераль дәүләт программасы актив тормышка ашырыла.

Дүрт гаилә йортлы булдыДүрт гаилә йортлы булды
Дүрт гаилә йортлы булды
Илеш районында “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа йорт ачкыч­лары Нигъмәтуллиннар, Филимоновлар, Мәхмүтовлар һәм Галиуллиннар гаилә­ләренә тапшырылды.

Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, икътисад, сәүдә һәм эшкуарлык буенча бүлек начальнигы Эльза Закирова, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Строймонтаж” подрядчы оешмасы, “Башстройсервис” җәмгыяте җитәкчеләре, авыл хакимияте башлыклары һәм башкалар катнашты.
Өй салуның нәрсәсе бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә. Яшь гаиләләргә бигрәк тә, әти-әниләр, туганнар булышмаса, үзең генә ерып чыгу, ай-һай, авыр. Районыбызда авылларны үстерү, үз гражданнарын тораклы итү буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. Бу җәһәттән дәүләт программалары ярдәмгә килә. Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр уяткан “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы районда 2020 елдан бирле актив тормышка ашырыла.
Йонны авылында урнашкан һәм мәйданы 77 квадрат метр булган беренче йортны Нигъмәтуллиннар гаиләсе алды. Алар 2017 елда ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган, 2020 елда әлеге программада катнашуга чиратка баскан. Гаилә башлыгы Радмир “Агыйдел” җәмгыятендә 2015 елдан бирле инженер булып эшли. Аның тырыш хезмәте Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән билгеләнгән. Тормыш иптәше Лилия бүгенге көндә декрет ялында. Әлеге күркәм пар ике ул тәрбияләп үстерә, Эльмар белән Самат балалар бакчасына йөриләр. “Яңа йортлы булуыбызга чиксез шатбыз, бүгенге көндә инде кирәк-яраклар, мебель алу мәшәкатьләре белән мәшгульбез”, — ди яшь пар.
Иске Нәдер авылында төзелгән мәһабәт йорт ачкычы Филимоновлар гаиләсенә тапшырылды. Гаилә башлыгы Владимир Антипович XXII партсъезд исемендәге кооперативта терлекче булып эшли. Тормыш иптәше Лүзә Фаил кызы да шушы ук хуҗалыкта бозаулар карый. Филимоновлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр, шулай ук өч оныклары да бар.
Ябалак авылында 91,4 квадрат метр мәйданлы шәхси йорт ачкычын өч бала тәрбияләүче Мәхмүтовлар гаиләсе алды. Резеда “Илеш элеваторы” җәмгыятендә төрле эшләр башкарса, Рәзил Азат улы — “Илеш МТС” җәмгыятенең уңган механизаторы. “Теләкәйгә йөреп эшләсә дә, үзенең теләген исәпкә алып, йорт туган авылына салынды. Кышын – тракторга, җәен-көзен комбайн штурвалы артына утыра, кыскасы, һәр кушылганны җиренә җиткереп башкара, тырыш игенче, алыштыргысыз механизатор ул”, — ди аның турында “Илеш МТС” җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов.
Әйе хезмәтеңә күрә шундый хөрмәт, хыялыңны тормышка ашыручы программа булу хезмәтчәннәр өчен бик зур ярдәм булып тора. “Хәзерге заманда йорт салып керү җиңелләрдән түгел, төзелеш материаллары да кыйммәт. Җитәкчелек кадрларның эшен дөрес бәяли белүе, әлеге программаның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүе – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч бирә. Программага эләгүебезгә башта ышанмый тордык. Моннан тыш, йорт төзелеше шулай тиз тәмамланыр дип көтмәгән идек. Яңа елга безнең өчен дә, балалар өчен дә шундый күңелле бүләк булды”, — ди Рәзил Азат улы.
Илеш авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Илгизәр Галиуллиннар гаиләсенә дә бүген бәхет елмайды – алар 76 квадрат метр мәйданлы яңа йорт ачкычларын алды. Күркәм гаилә бөтен гомерен агросәнәгать комплексында – “Илеш” кооперативында тырыш хезмәткә багышлаган. Илгизәр Ивс улы – “КамАЗ” водителе, ә Гөлчәчәк Хәлил кызы ындыр табагында эшли. Гаилә башлыгы 2021 елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Шушы чорда районда агросәнәгать хезмәткәрләре өчен 7 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, шулай ук Югары Яркәй авылында бер педагог өчен фатир сатып алынган. 2023 елда әлеге программа буенча агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүне тагын 7 гаилә үз торак шартларын яхшыртырга ниятли.
Йортларда барлык уңайлыклар тудырылган: су үткәрелгән, электр һәм газ белән тәэмин ителгән, зур һәм якты бүлмәләр әзерләнгән, кухня һәм санузеллар җиһаз-ландырылган.
Йортлар гражданнарга торак биләү шартнамәсе буенча бирелә. Торак әлегә арендада булса да, вакыт узгач, аны ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин. Әйтик, эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча 10 ел эшләгәннән соң, гражданнар торакны бәясенең 1 процентыннан артмаган бәядән сатып ала алалар.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасының максаты — авылда яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту, социаль объектлар белән тәэмин итү, авыл җирендә инженерлык инфраструктурасы, автомобиль юллары һәм башка объектлар төзү.
Илеш районы әлеге программада иң актив катнашучыларның берсе булып тора. 2022 елда республика буенча төзелгән 19 йортның 4есе — Илештә. Йортлар төзелешенә акча федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан бүлеп бирелгән. Шулай ук “Агыйдел”, “Илеш МТС” җәмгыятьләренең “Илеш”, XXII партсъезд исемендәге кооперативның бюджеттан тыш акчалары җәлеп ителгән.
Күренүенчә, бәхетне читтән эзләми, туган ягында төпләнеп, тырышып хезмәт иткән авыл уңганнарын дәүләт игътибардан читтә калдырмый — “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәендә авыл белгечләре торак шартларын яхшырта.

Лилия Йосыпова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас