«10 елдан соң тәкъдим!
9 ел очрашып йөргәннән соң, без «өйләнешергә вакыт» дигән фикергә килдек. Йөзек бүләк итеп, романтик рәвештә тәкъдим ясаулар булмады. Әлбәттә, хатын-кыз буларак, мин бу хакта Филүскә җае чыккан саен искәртеп тордым. Ниһаять, кичә Филүс миңа тәкъдим ясады. Инде 10 ел бергә яшәсәк тә, хисләрне тыеп торуы бик кыен булды.
Филүс исә, мин бу турыда алдан белмәмме, йөзекнең үлчәме туры килерме, ул миңа ошармы, нинди сүзләр әйтергә икән, дип борчылган.
Мин бөтенләй көтмәгән идем. Барыгызга да мәхәббәтегезне картлык көнегезгә кадәр саклап, бер-берегезгә шундый хисләр бүләк итеп яшәвегезне телибез», – дип язган Эльмира социаль челтәрләрдә.
Яшь гаилә бу вакытта Дубайда ял иткән. Җылы дәрья ярларыннан алып кайткан күчтәнәчләре шундый матур вакыйга хатирәләре генә булмас та әле... Һәрхәлдә, бер алтын балык та кайтсын, дип телик аларга!