+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
11 гыйнвар 2023, 10:01

“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”

Әлфия Искәндәрова “Кызыл таң”ның “Сыйныфташлар” төркемендәге конкурста җиңүче булды.Бүгенге героебыз – “Кызыл таң”ның ”Сыйныфташлар” төркемендә оештырылган “Әни сүзе – иң бөек сүз” бәйгесендә җиңүче.Әлфия Искәндәрова 1956 елның 8 сентябрендә Стәрлебаш районының матур табигать кочагында урнашкан Мөхәммәтдәмин (халык телендә Урман дип йөртелә) авылында дөньяга килгән.

“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”

“Картәтием Фәйзрахман Дәми­новның 5нче буын туганы Мөхәммәт­дәмин карт авылга нигез салган. Беренче булып нәкъ ул шушы төбәккә гаиләсе белән күченеп килгән”, – ди Әлфия Әнвәр кызы.
Сентябрь аеның яңгырлы бер көнендә дөньяга килгән Әлфия ханым. Туу тарихын көлеп сөйли ул.
“Әнием бәбигә чирләп киткәч, картәнием картәтине уята икән. Бар, Фәйзрахман, килен бәбигә авырый, яланнан ат җигеп алып кайт, дип әйтә, ди (картәтием конюх булып эшләгән, атлар караган). Йокыдан торасы килмәсә дә, уянып, киенеп урамга чыккан. Каршысына “Алтын” бабай очраган (күрше бабайны шулай дия торган идек, тулы исемен дә белмим). Фәйзрахман, кая барасың бу вакытта, дип сораган. Ә безнең картәтиебез кызык, җор сүзле иде. Әй, “Алтын” абзый, менә бит килен бәбигә авырый, әле таң да атмаган, караңгы, атларны ничек эзләп табып алып кайтырга икән соң? Әзрәк түзеп торса була бит инде, түзеп тормас микән, дип әйтә ди. “Алтын” бабай да аптырап калмаган: “Әй, Фәйзрах­ман, шушы яшемә җитеп, бәбиләп караганым юк, ну чамалыйм бераз, түзеп торып булмыйдыр ул. Бар, син ат җигеп алып кайт инде”, – дигән”, – дип көлә-көлә сөйли хәзер Әлфия Искәндәрова.
Картәтисе ат җигеп алып кайткан, һәм әтисе авырлы хатынын Стәрле­башка дәваханәгә алып киткән. Әлфия Әнвәр кызы ярты юлда “Гайшә куагы” янында, ат арбасында дөньяга килгән.
“Әтием үзе белгәнчә кендекне кисеп бәйләгән мине, чүпрәкләргә төргән дә, дәваханәгә бармыйча, кире әйләнеп кайтып киткәннәр. Әтием гел әйтә торган иде, сине “Гайшә куагы”н­нан табып алып кайттык, дип”, – ди Әлфия ханым.
Дүрт туган үскән гаиләне, әтиле-әниле, картәтиле-картәниле балачакны җылы хатирәләр белән күңел түрендә саклый ул.
“Авыл мәктәбендә 4 сыйныф кына иде. Шуңа да әтиебезнең, балаларны укырга еракка йөртәсе килмичә, Стәрлебашка күчендек. Урман авылында яшәгән өебезне әле булса оныта алмыйм. Өй яныннан гына Рапат дигән Чишмә агып ята иде, җәй көне аннан самавырга су алып, чәй кайната торган идек. Икенче ягында – Күндерәк елгасы, анда су коена идек. Өченче яклап – шомыртлык”, – дип җылы хатирәләрен искә ала Әлфия Искәндәрова.
4нче сыйныфка Стәрлебашта укырга керә Әлфия Әнвәр кызы. Биредә күңеленә яткан һәм киләчәктә гомерлек һөнәренә әверелгән эш белән мавыга ул. Мәктәпне тәмам­лаган­чы стена гәзите редакторы булып эшли. Бүген дә күңеленә белем орлыклары салган укытучыларына рәхмәтен җиткерә.
“Иң беренче укытучым Гафур Заһидуллин, әдәбиятка сөю уятучы укытучым Мөнәвәрә Нәфыйкова, Әнисә Мәхмүтова, сыйныф җитәкче­без Мәрьям Шәрипованың сабаклары әле дә истә, күңел түрендә. Хәтерем­дә, спектакльләр куя идек. “Галиябану” спектаклендә Галимәбану ролен башкардым. Бик матур килеп чыкты спектаклебез. Берничә тапкыр район сәхнәсендә куйдык. Бәдри ролен сыйныфташым Галим уйнады. Шул спектакльдән соң мәктәпкә килгән саен ул: “Әнә, минем хатын килде”, – дип кычкыра иде. Әй, ояла идем. Ходайның “Амин” дигән чагына туры килгәндер инде. Ул минем тәүге тормыш иптәшем булды”, – ди Әлфия Әнвәр кызы.
Кызганычка каршы, тормыш тик якты хатирәләрдән генә тормый шул. 42 яше дә тулмыйча, Әлфия Искәндә­рованың әтисе, каты чирләп, якты дөньядан китә.
“Әтием гомер буе шофер булып эшләде. Бик тырыш, бала җанлы, киң күңелле кеше иде”, – ди Әлфия Әнвәр кызы.
1973 елда мәктәпне тәмамлагач, әдәбият сөюче Әлфия Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга керергә килә, ләкин конкурстан уза алмый.
“Шул вакытта үзебезнең мәктәп директоры Хәлил Салихов: “Район гәзите редакциясенә корректор кирәк, шунда бар, мин сине тәкъдим иттем”, диде. Шулай итеп мин, 17 яшем дә тулмаган килеш, район гәзитенә корректор булып эшкә килдем. Бу минем гомерем буе яратып эшләгән коллективым”, – ди Әлфия Искәндәрова.
Язучылар Зиннәт Галимов, Фәйзи Гомәров җитәкчелегендә эшли ул. Ике ел корректор булып эшләгәннән соң, тәрҗемә бүлегенә күчерәләр сәләтле кызны.
“Ул вакытта хәрефләрне типогра­фиядә кулдан җыялар иде. Бик соңга калган чаклар да булды. Хәтта иртән көтү куган вакытта кайтып керә торган идек. Әнием икмәк пешерүче булып эшләде. “Кешеләр эштән ирләрен көтә, мин сине көтәм”, – дип каршы ала торган иде. Бервакыт ике кыз эштән кайтып киләбез, бер абзый көтү куа. Ул безне: “шул вакытта кызлар кайтамыни, кайда йөрдегез?” – дип әрләде. Оялдык инде. Без бит эштән кайтып киләбез, дигән идек. Бу вакытта нинди эш булсын, дип сүгеп китте”, – дип хәтер йомгагын сүтә Әлфия Әнвәр кызы.
Соңрак, читтән торып китапханә техникумын тәмамлый булдыклы ханым. Армия сафларыннан көтеп алып, сыйныфташы Галимгә кияүгә чыга. Уллары Камил туа, ләкин тормыш сынауларын да күп бирә Әлфия Әнвәр кызына. Ике елдан ире фаҗигале вафат була. Кулында яшь ярымлык бала белән торып кала.
“Улым белән генә яшәрбез, дип уйлап йөргән вакыт. Һич уйламаганда, 4 елдан соң, яңадан тормышка чыктым”, – ди ул. “Бер-беребезне мәктәп­тә укыган вакыттан белә идек. Тормыш иптәшем Фәритнең сеңлесе Зөмәрә белән бергә редакциядә эшлибез. Ул абыем белән таныштырыр идем, ул бик акыллы. Агроном белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтты, авылда эшләп йөри, ди. Мин әйтәм, юк, башкача кияүгә чыгасым юк. Шулай тарткалаша торгач, ике ел вакыт узып китте. Зөмәрәгә, бу сүзен онытмый, таныштырырсың инде, ярар дип, уены-чыны белән әйткән идем, шул җитә калды, таныштык, бер утырып сөйләштек тә, икенче көнне шалтырата, Әлфия, әзерләнегез никахка ди. Шулай итеп, бер күрешүдә барысы да хәл ителде. Улымны шунда ук якын итте. Улым да аны күргәч, әти кайтты, дип әйтте”, – ди Әлфия Искәндәрова.
40 ел бергә яши бәхетле, мәхәб­бәтле пар. Ике кызга гомер бүләк итә алар. Олы кызлары Илсөяр, бәләкәй кызлары Гөлназ инде үзләре дә әниләр.
Әлфия ханымның тормыш иптәше Фәрит, өйләнешкәч, Стәрлебашка килә һәм биредә агрохимик булып эшли. Тырыш ир-атны партия райкомына инструктор итеп эшкә алалар. Бераз эшләгәннән соң, авылга, Ленин исемендәге колхозга портком секретаре итеп эшкә кайтаралар. Аның әнисе янына кайтып, бергәләп шунда яши башлый күркәм гаилә. Әлфия китапханәче булып эшкә урнаша. Партия бетерелгәнгә кадәр авылда яши алар. Эш калмагач, кабаттан Стәрле­башка кайталар. Әлфия Әнвәр кызын редакциягә эшкә чакыралар. Хаклы ялга чыкканчы шунда эшли.
“Иремнән уңдым. Ул миңа сердәш тә, киңәшче дә, дус та. Иптәшемнең туганнары да бик якын кешеләр. 5 оныгыбыз бар. Аллаһка шөкер, балаларыбыз бәхетле булсын”, – ди Әлфия ханым.
Уллары үз теләге белән җаваплы хәрби хезмәттә. “Киленебез, ике кызы, якыннары исән-сау кайтуын теләп, көтеп торабыз. Киленем белән 18 еллап яшиләр, үз балабыз кебек ул безгә. Мин аны аңларга, ярдәм итәргә тырышам. Кияүләрем дә, кызларым да матур итеп яши”, – ди Әлфия Искәндәрова.
57 яшькә кадәр эшләгәннән соң, хаклы ялга чыга Әлфия апа.
“Мәчеткә йөрим, анда барып, тынычланып кайтам. Гарәпчә укырга өйрәнәбез”, – дип уртаклаша Әлфия Искәндәрова.
Әлфия Әнвәр кызының яшь чакта тормышка ашмаган хыялын олы кызы Илсөяр тормышка ашырган. Ул БДУның журналистика бүлеген тәмамлап, әлеге вакытта Чакмагыш район гәзитендә хәбәрче булып эшли.
“Әни аш-суга оста. Пилмән, коймак, вак бәлешләре, тутырган тавыклары, үзе кискән токмачлы ашлары телеңне йотарлык була. Балалары, оныклары, кияүләре ул пешергән ризыкларны бик ярата. Кош-корт – тавык, үрдәк, каз үстерәләр, мал асрыйлар, бакча карыйлар. Баз тутырып кышкылыкка салатлар, кайнатмалар, компотлар ясый. Бәйләм бәйләргә дә бик оста. Без бик тату, бәхетле гаиләдә үстек. Әти-әниебез безнең өчен үрнәк булды. Алар беркайчан да безгә бармак очы белән дә кагылмады, авыр сүз әйтмәде. Безнең өчен бик яхшы әти-әни булдылар, тырышып эшләделәр, барлыкта, муллыкта үстек. Әниемә дә, әтиемә дә рәхмәтлемен. Аларның яхшы яклары, игелекләре, яхшы сыйфатлары санап бетергесез”, – ди балалары.
Шул инде олы бәхет. Балаларның, оныкларның игелеген күреп яшәү. Тормыш никадәр генә сынаулар җибәрсә дә, Әлфия Әнвәр кызы сынмый, сыгылмый. Бүген дә ул дөньяга якты ышаныч-өмет белән карый, туасы таңнан ямь-тәм табып яши. Әле озын-озак еллар балалар, оныклар белән түгәрәк өстәлләр артында җыелып, куанып яшәргә насыйп итсен Ходай!

Энҗе САДЕРТДИНОВА.

“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
“Кызым хыялымны тормышка ашырды!”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: