+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 Января 2023, 03:45

Гөлназ белән Вилдан аерылышканнармы?

Гөлназ Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдинов күптән түгел таралган аерылышу турындагы сүзләргә ачыклык кертте.

Гөлназ белән Вильдан аерылышканнармы?Гөлназ белән Вильдан аерылышканнармы?
Гөлназ белән Вильдан аерылышканнармы?

Бу хакта ул "Ватаным Татарстан"га әңгәмәсендә әйткән.

"Вилдан, бер айлап элек матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, сезнең аралар өзелде, дигән хәбәр йөрде. Имеш, Гөлназның менеджеры шулай дип әйткән. Сез ул чакта дәшми калдыгыз…

- Йокыдан уянып, кулыма телефонны алуга, ул яңалыкларга исем китте, аптырадым. Ни булганын үзебез дә аңламыйча калдык. Дус-туганнар да аптырады, аларны да тынычландырырга туры килде. Безнең бит пиар-менеджерыбыз да юк. Бары тик концерт директорыбыз гына бар. Ә ул концертлар өчен генә җавап бирә".

Менә шундый хәлләр. Ә без бик кайгырган идек. Инде бәхетле генә булсыннар!

фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас