+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 гыйнвар 2023, 11:45

"Әти үлгәч, әни һәрвакыт үзенә ир эзләде"

"Еллар үткән саен бу ирләр миңа тагын да ныграк җирәнгеч булып тоела барды".

"Әти үлгәч, әни һәрвакыт үзенә ир эзләде"
"Әти үлгәч, әни һәрвакыт үзенә ир эзләде"

"Сүзем әнием турында барачак. Ул ирләрсез яши алмады. Әтием үлгәч, ул һәрвакыт үзенә ир-егет эзләде, аларны өйгә алып килеп, минем белән таныштырды. Бу вакытта миңа 10 яшь иде. Алар белән бергә дә яшәдек без. Бергә эчтеләр, ә мин бүлмәдә бикләнеп, чүп үләне кебек үстем. Әнинең миннән ерагаюыннан күңелем рәнҗи иде.

Бервакыт мин нәрсәгәдер аның сүзен тыңламый калдым һәм ул беренче тапкыр яңагыма сукты. Бу борылыш мизгеле иде, шунда мин үскәч, аннан китәчәкмен һәм бервакыт та әниемне искә төшермәячәкмен дип, үз-үземә сүз бирдем.

Бу хәлләр әле миңа 18 яшь тулгач та дәвам итте. Ул вакытка инде ул үз яшеннән өлкәнрәк булып күренә иде, ә аның ирләре картрак, куркынычрак һәм җирәнгечрәк иде. Аңа инде барыбер кебек тоела иде. Миңа да теләсә нәрсә әйтә иде.

Мин чыннан да өйдән киттем, үз өстемдә күп эшләдем. Әмма күңел яраларын төзәтү авыр иде. Миндә ир-атларга карата нәфрәт бар иде, алар бит минем әнине алдылар. Эш таптым, фатирга түләп яшим. Очрашып йөргән егетем дә бар. Әмма проблема шунда, ул миңа өйләнәшергә тәкъдим итә, үз өенә яшәргә чакыра. Ә мин куркам. Әнинең ир-атлар белән эчүен, күрше бүлмәдән төрле тавышлар чыкканын, исерек баштан сугышуларны искә төшерәм һәм нәрсәдәндер куркам. Ә әни... Ул минем онытты, моңардан тагын да ныграк кыен", - дип язган бер кыз социаль челтәрләрдә.

Фото: stihi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: