

Шаран районында яшәүче ир 5 яшьлек кызын суд приставлары ярдәмендә генә күрә ала. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Туймазы районара суды иргә көн саен кызы белән телефоннан, мессенджерлар һәм башка элемтә чаралары аша 19:00-20:00 сәгатьләрдә аралашу мөмкинлеге бирде. Шулай ук аңа бала белән атна саен шимбәнең 10:00 сәгатеннән якшәмбенең 20:00 сәгатенә кадәр әниеннән башка бала белән ял итү һәм күңел ачу өчен билгеләнгән урыннарда, шулай ук аның өендә аралашырга рөхсәт ителә.
- Моннан тыш, әти кеше балигъ булмаган кызының туган көнендә әнисеннән башка кимендә дүрт сәгать дәвамында очраша ала, ә бала җиде яшькә җиткәч, ул аны мәктәп каникуллары чорында өч көнгә үзенә алып китә алачак, - ди суд приставлары.
Үз чиратында, 5 яшьлек кызның әнисенә суд әтисе белән кызының суд тарафыннан билгеләнгән аралашу тәртибенә комачауламаска тәкъдим итте, шулай ук бала алдында бер-берсенең абруен төшермәс һәм кызда әти-әнисе турында тискәре фикер булдырмас өчен бер-берсенә йомшаграк мөнәсәбәттә булуны йөкләде.
Приставлар контролендә атна саен хатын иренә аралашу өчен кызын тапшыра. Икенче көнне шулай ук ведомство хезмәткәрләре контролендә әтисе кулыннан кыз әнисенә кайта.
- Шаран районы бүлекчәсенең суд приставлары баланың әти-әние, ниһаять, уртак тел тапсын һәм өченче зат катнашлыгыннан башка бала белән күрешергә мөмкинлек бирсен өчен барлык кирәкле чараларны күрә, - дип билгеләде ФССП матбугат хезмәте.
Кайчандыр балага гомер биргән бу кешеләрнең бүген ни өчен бер-берсенә шулкадәр нәфрәт кичерүе турында мәгълүмат юк.
Фото: medaboutme.ru