

Мусали Мөхәммәд Әл-Муджамай 16 һәм 17 яшьлек оныклары белән бер көнне өчләтә туй әйттергән.
"Мин оныкларым белән бер көнне өйләнүемә бик шат. Үземне 20 яшьлек егет кебек хис итәм", - дигән Әл-Муджамай дүрт сәгатьлек туй тантанасыннан соң. Аның яшь кәләше - Мун Муклиф Әл-Джубур исемле 22 яшьлек кыз.
Мусалиның 16 баласы бар. Уллары дүртәр хатынга өйләнгән. Ә үзе тол калгач 3 ел өйләнмәгән. Аны ниндидер көнчыгыш ырымнары белән башлы-күзле иткәннәр, хатын сайлауда күрәзәчеләр ярдәм иткән, диләр. Яшь кәләш иренә үлеп гашыйк ди.
"Аны бер күрүдән ирем булачагын аңладым. Фотосурәте үзенә беркетеп куйгандый итте", - дигән ул.
Туй дүрт сәгать барган. Билгеле инде, һавага ату, җыр, бию белән.
Табиблар Муса бабайны тикшергән һәм аның балалары булырга мөмкин дип белдергән.
Мәхәббәткә нәрсә мишәйт итми әле? Дөрес, бернәрсә дә!