+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 февраль 2023, 09:17

Баласының әтисенә башка ир-егет белән төшкән рәсемен җибәргән...

Ә ир баланың мәктәптән кайтуын сагалап торган да...

Баласының әтисенә башка ир-егет белән төшкән рәсемен җибәргән...Баласының әтисенә башка ир-егет белән төшкән рәсемен җибәргән...
Баласының әтисенә башка ир-егет белән төшкән рәсемен җибәргән...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гыйнвар ахырында Уфада яшәүче ир-егет элек бергә яшәгән хатынга килгән. Ир йортына кертмәячәкләрен белеп, кызының мәктәптән кайтканын көтеп тора да, ачкычларын алып, өйгә керә. Ярсыган кунак, пычак алып, элекке сөйгәненә яный башлады, шуннан соң аңа берничә тапкыр суга. Хатын ирне куып чыгарырга тырыша. Аның кычкыруына күршесе килеп керә, аны якларга тырышып карый, әмма ярсыган ир аңа да берничә тапкыр суга. Арытаба ир, үзе белән кесә телефонын алып, чыгып китә. Ләкин ул моның белән генә тынычланмый, мобиль кушымта ярдәмендә булган барлык акчаларны - өч мең сумнан артык акчаны үзенә күчерә.

Полиция хезмәткәрләре 29 яшьлек уфалыны шунда ук тоткарлаган. Мондый эш белән ул берничә тапкыр тоткарланган булган инде. Тәртип сакчыларына ул дүрт ел тирәсе зыян күрүче белән яшәгәнен әйткән. Аларның ярты яшьлек уртак баласы бар. Көндез элекке сөйгәне аңа башка ир-егет белән төшкән фотосурәтләр җибәргән, бу аның бик нык ачуын китергән, һәм ул мәсьәләне хәл итәр өчен аның өенә килгән.

"Үтерү белән янау" һәм "сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү" мәддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. "Урлау" һәм "торакның кагылгысызлыгын бозу" мәддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: b17.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас