Хәдичә түти - Уфа кызы. Төгәлрәк әйтсәк, үзе авыл, үзе шәһәр кебек булган Нижегородка бистәсеннән, "нижгарут зимагулары"н үз күзе белән күргән. Анда әле дә үзенә бер төрле халык яши - эшкә батыр, чая, ачык күңелле, сүзчән. Хәдичәттәй дә сүз эзләп кесә капшый торганнардан түгел, эчендәге - тышында.
- Оныгым иреннән аерылды, кызым, бөтен нәсел-ыруыбыз белән утлы табада биибез, - дип сүз башлады ул. - Бәйрәм итәргә ярамый, Гөлназда кайгы. Балаларына туры карарга ярамый - күңелләре китек. Үзенә бөтен кеше ярдәм итәргә тиеш, шул исәптән, акчалата да, чөнки аның авыр вакыты. Нинди чебен тимәс "чер" итәр буын тәрбияләдек соң без? Хатыннар эреләнде, ирләр вакландымы, әллә киресенчәме? Аерылу-суырылулар була инде, тормыш бит. Ир бирмәк - җан бирмәк, билгеле. Әмма мир бетмәсә, ир дә бетмәс бит әле!
Безнең картәтәйнең ике яклы йорты булган, шунда ул ике хатын белән яшәгән, ике ояда ата - бер, ана башка балалар үскән. Әле ул кадәр ерак заманда да түгел бит, дүрт кенә буын элек. Ул хатыннарның тормышын күз алдына китерәсезме? Ә мин китерәм. Чөнки үзебезнең гаиләдә дә шундыйрак хәл булды.
Әтәй Фин сугышына киткәндә инәй 2 бала белән калган һәм аны җиде ел буена көткән. Бәхеткә, ул, сугышларның барысын да узып, исән кайткан. Әмма берүзе түгел. Янында бер кулы терсәгеннән өзелгән Сәкинә апа да булган. Баксаң, ул фронтта шәфкать туташы булып хезмәт иткән һәм безнең әтәйне ут астыннан алып чыгып, аякка бастырган икән. Ә тагын бер алышта үзе кулын өздергән. Тумышы белән Татарстан якларыннан булып, ятим үскән, туганнары юк икән.
"Бу - Сәкинә, ул безнең белән яшәячәк", - дигән әтәй. Ирен зарыгып көтеп алган яшь, чибәр, хәләл хатыны бу вакытта нинди хәлдә булгандыр, бүгенге күзлектән күз алдына китерүе дә кыен.
Сугыштан соң ул янә 7 бала тапкан. Без тугызыбыз да бик тату булып, тәгәрәшеп үстек. Йортка сыймый башлагач, Дәүләкән районына кайтып, зуррак йорт салып кердек. Сәкинә апа һәрвакыт безнең белән булды. Бер кулы белән бөтен йорт эшләрен башкара, бик тәмле итеп пешерә, бәйләм җебен тешенә кыстырып, ыргак белән бәйләм бәйли иде хәтта.
...Башта инәй китте якты дөньядан, күп тә тормады, әтәй дә бакыйлыкка күчте. Мәңгелеккә күзен йомганда "Сәкинә апагыз..." диде. Без аны бик хөрмәт иттек, билгеле, картлыгы да имин булды, соңгы юлга да кадерләп озаттык.
"Тирегездән чыгардай булып шашынмагыз, тыйнаграк, түземлерәк булыгыз әле, яшьләр!" - диясе килә. Өстән карап торалар бит, дөньялар кая барганын чамалыйсыздыр...
Ә сез Хәдичәттәйнең ни әйтергә теләгәнен аңладыгызмы, дуслар?