+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 февраль 2023, 04:45

“Бәхет нигезе – аңлашып яшәүдә!”

Шаран районының Дүртөйле авылында катнаш никахта озак еллар тату гомер кичерүче Рәзифә һәм Виталий Никифоровлар шулай, ди.  

“Бәхет нигезе – аңлашып яшәүдә!”“Бәхет нигезе – аңлашып яшәүдә!”
“Бәхет нигезе – аңлашып яшәүдә!”

Безнең республика – күпмилләтле төбәк. Һәр районда диярлек төрле милләт кешеләре үзара дус һәм тату яши. Әлбәттә, катнаш никахлар да күп. Кайберәүләр фикеренчә, катнаш никахлардан туган балалар аеруча матур була. Анысы турында әйтү авыр, чөнки бер гаиләдә дә матур булмаган балалар күргән юк. Ә менә катнаш никахтан барлыкка килгән гаиләнең матур үрнәге белән без Шаран районының Дүртөйле авылында танышып кайттык.

Дүртөйле – чуваш авылы. Шулай да биредә бер зур татар урамы бар. Авыл Советының үзәге булган Дүртөйлегә күрше татар авылларыннан килеп эшләүчеләр дә күп. Сигез авыл өчен мәктәп тә нәкъ Дүртөйледә урнашкан. Шуңа монда катнаш никахлар – сирәк күренеш түгел.
Рәзифә Никифорова Шаран районының Бурсык авылында туып-үсә. Мәктәптә Бурсыкта, Зирекледә укый. 10нчы сыйныфтан соң яхшы укыган кызны Дүртөйле мәктәбенә эшкә чакыралар. Татар теле һәм әдәбиятыннан балалар укыта башлаган кызга авылның чая егете – армиядән отпускка кайткан Виталий гашыйк була. Яшьләр дуслашып китә, дуслык армия хезмәтеннән соң да, Рәзифә бер ел мәктәптә эшләп, китапханә техникумында укыган елларда да дәвам итә. Техникумны тәмамлап, Дмитриева Поляна авылында бер ел китапханәче булып эшләгәч, Рәзифә белән Виталий чәчләрен чәчкә бәйли.
“Килен – кайнана туфрагыннан”, – дип юкка әйтмиләр инде. Рәзифәнең бианасы Вера Никитична 34 ел Дүртөйле мәктәбендә китапханәче булып эшли. Ул хаклы ялга чыккач, эшен килене дәвам итә.
Рәзифә Азват кызы гомер буе Дүртөйледә китапханәче булып эшли, ире Виталий – Туймазыда “Башкирская” МТСында инженер-механик. Тату гаиләдә тәрбия­ләнгән өч балалары да бүген инде үсеп, тормышта үз юнә­лешләрен аңла­ган кешеләр. Өлкән уллары Денис урыс кызы Екатерина белән гаилә корган, Туймазыда яшиләр, кыз үстерәләр. Уртанчы балалары Альбина әнисе белән бер мәктәптә эшли, инглиз теленнән укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары да. Хәләле Алексей белән ике бала тәрбиялиләр. Төп­чекләре Роберт Әлмәттә нефть институтында белем ала.
Рәзифә ханым әйтүенчә, алар татар бәйрәмнәрен дә үткәрәләр, чувашларныкын да искә алмый калмыйлар. Балалары ике телне дә яхшы белә.
“Милли нигездә безнең беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Ирем татарча да яхшы сөйләшә, мин чувашчаны үзләштердем. Бәхет милләткә бәйле түгел ул. Бәхет – гаиләдә”, – ди Рәзифә Никифорова.
Никифоровлар белән аралашкач, аларның бәхет серенә төшенгән кешеләр булуына шик калмый.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас