

1997 елда була бу хәл. Кенни һәм Боббиның 1 яшьлек кызлары була инде. Әмма яшь гаилә тагын бер генә булса да бала тудыру турында хыяллана. Гаилә киңәшмәсендә хатынга ЭКО эшләтергә дигән карарга килә алар.
Табиблар УЗИ вакытында 7 баланы күргәч, гаҗәпләнүләренең чиге булмый. Хатынны әле бер, әле икенче табиб кайбер балаларына йөклелекне өзәргә үгетли. Балаларның һәркайсы да сәламәт тумаска мөмкин, шул ук вакытта, бу - хатын организмы өчен дә бик зур стресс. Әмма Кенни һәрвакыт моннан баш тарта. Күпләр хатынга төрлечә ачуланып карый. Имеш, балалар гарип булып туып, гомер буе интегеп яшәячәк. Тик гаилә бик дини булганлыктан, Ходайдан узып берни дә эшләмәскә була.
Йөклелекнең 31нче атнасында операция ярдәмендә 7 бала туа. Дүрт малай һәм 3 кыз дөньяга килгәндә 1,13-1,54 килограмм авырлыкта була. Аларның икесендә генә җиңел формада ДЦП ачыклана. Балаларны үстерүдә гаиләгә 36 кеше һәм башка дини оешмалар ярдәм итә.
Яшь әти белән әнинең сүзләренчә, беренче айларда балалар көненә 52 подгузник кулланган һәм 42 шешә сөт катнашмасы эчкән. Хәзер инде балалар үсеп, әти-әнисе яныннан чыгып киткән. Кенни һәм Бобби бу аерылышуны бик авыр кичерәләр.
Фото: materinstvo.ru