+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 март 2023, 11:21

"Йөклелекне өзмә. Иреңә сөйләмә. Ярдәм итәрмен"

Язмышмы бу?

"Йөклелекне өзмә. Иреңә сөйләмә. Ярдәм итәрмен"
"Йөклелекне өзмә. Иреңә сөйләмә. Ярдәм итәрмен"

"Ирем белән яратышып өйләнештек. Ләкин ата-ана булу бәхете ни өчендер ишегебезне шакымады. Бик күп тапкыр табибларда тикшеренеп карадык. Икебез дә сәламәт. Табиблар бертавыштан, "вакыты җитмәгән" диде. Шулай 7 ел үтеп китте.

Җәй иде бу. Бер көнне иремнең начальнигы безне үзенең юбилеена чакырды. Башка хезмәткәрләр дә бар иде. Табын аның дачасында корылган иде. Кеше бик күп. Бервакыт һава суларга, тирә-якны карарга дип, тышка чыктым. Озак та үтмәде, иремнең начальнигы да күренде. Без сөйләшеп киттек. Сүз машиналарга барып тоташты. Без машинабызны алмаштырырга уйлый идек, ә менә ниндине сайларга белмибез. Бу ир үзенең машинасын күрсәтергә булды. Мин аның артыннан иярдем. Машина ишеген ачып, эчкә кердем. Бик матур, кыйммәтле машина. Соклануымны яшермәдем. Бу ир дә минем белән бик матур итеп сөйләште. Ул миннән 15-20 яшькә өлкәнрәк иде. Ни булганын үзем дә аңламый калдым. Бераз эчелгән шәрабмы, җәйге матур төн тәэсиреме... Кыскасы, бер вакыт без аның машинасының арткы урыннарында идек".

Машинадан йөгереп чыгып киттем. Ирем мине эзлидер, дигән уй бик куркытты. Бәхеткә, мин килгәндә ул кем беләндер бик мавыгып сөйләшеп тора иде.

- Әйдә кайтыйк, инде соң, - дидем. Ул берни дә сизмәде. Кайтырга ризалашты.

Безне озатарыга теге ир белән аның хатыны бергәләп чыктылар. Начальникның бик текәлеп миңа карап торуын күргәч, тиз генә күзләремне яшердем.

Шушы хәлләрдән соң 3 атна узуга үземдә үзгәрешләр сиздем. Мин йөкле идем. Иремә әйтергә дә курыктым. Шул ук вакытта бу минем әни булачагыма өмет бирде. Иремнең дә бик әти буласы килә. Берничә көн үземне кая куярга белми йөргәннән соң, әни янына бардым. Ул хәлемне шунда ук аңлады һәм йөкле икәнемне иремә шалтыратып сөйләгән. Ирем икенче көн иртән үк зур чәчәк бәйләме тотып мине алырга килде.

Билгеле инде, тиздән әти булачагын ирем эшендә дә сөйләгән. Бер көнне телефонга СМС-хәбәр килде. "Бала минекеме?", - диелгән иде анда. Мин шунда ук "Юк", - дип җавап яздым. Берничә минуттан телефоным тагын тавыш бирде. "Беркайчан да өлкәннәргә каршы эндәшмә. Аборт ясату турында оныт. Иреңә бу хәл турында сөйләмә. Баланы тәрбияләүдә ярдәм итәчәкмен", - диелгән иде анда. Мин елап ук җибәрдем.

Йөклелекне җиңел үткәрдем. Бераздан дөньяга тупылдап торган малай тудырдым. Ирем аның үзенеке түгеллеген белми. Ә теге начальник ай саен карточкама зур гына сумма сала. Минем ирем дә яхшы хезмәт хакы ала. Акчага интеккәне юк. Ә балага дигән чын әтисенең акчасын счетка салып барам, үскәч үзенә бирәчәкмен.

Инде улыбызга 5 яшь тулды. Ирем аны үлеп ярата. Икенчегә алып кайтырга дигән теләк тә бар, әмма бу юлы да ирем белән барып чыкмый. Тәүге вакытта мине намусым бик борчый иде. Ә хәзер аңлыйм, әгәр дә шул вакытта йөклелекне өзгән булсам, үзем дә, ирем дә бала бәхете күрмәс идек", - дип язган бер хатын социаль челтәрдә.

Фото: inpearls.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: