+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 март 2023, 09:20

"Аллаһ" дип теле ачылган

Динә сөйләшә башлаган. Кечкенәдән гаҗәеп сәләтләр күрсәтә үзе.

"Аллаһ" дип теле ачылган
"Аллаһ" дип теле ачылган

Җырчы Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновларның кызлары Динәгә хәзер яшь ярым. Телиме, теләмиме, әмма әти-әнисе, әби-бабалары танылган артистлар булгач, ул үзе дә - халык алдында. Әле әнисе карынында булганда ук аның турында яздылар, туганын көттеләр, исем кушу, беренче киемнәре, адымнары... Барысын да күреп, укып барабыз. Үзе дә сөйкемле бит, күз тимәсен!

Менә инде сөйләшә башлаган. Беренче сүзләре арасында «Аллаһ» та бар. Ул аны кабат-кабат әйтә дә, аннары, ике кулы белән битен сыпырып, «әппәр» дә әйтеп куя. Сөбехан Аллаһ! Иҗади гаиләдә иманлы булып үссен сабый! Күпләребез өчен үрнәк булып та әле...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: