+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 март 2023, 16:28

"Үземне сүтеп җыярга туры килде"

Ирем чыгып киткәнгә бер ел. Күптән түгел ул ишек төбендә күренде.

"Үземне сүтеп җыярга туры килде"
"Үземне сүтеп җыярга туры килде"

"Бүген аерылышу белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый дисәләр дә, авыр хәл ул... Иремнең миңа хыянәт итүен белдем. 4 яшьлек улыбыз да бар. Бу хәлләрдән соң 1 ел дәвамында яңадан үземне сүтеп җыярга туры килде. Ярый әле әни ярдәм итте. Без аның янына күчеп кайттык. Мин яхшы эш урыны эзләдем. Бер елдан соң, ниһаять, урнаша алдым. Баланы әни балалар бакчасына йөртте. Минем ял көннәрсез дә эшләгән чакларым булды. Ипотекага фатир сатып алдым. Улым әле дә әни белән яши. Мин акрынлам фатирда ремонт ясыйм.

Күптән түгел ишек төбендә ирем пәйда булды. Тезләнеп, кире кайтырга ялына. Баксаң, безнең уртак танышыбыз аңа барын да сөйләп барган икән. Ул елый-елый бала белән бергә яшәргә теләвен сөйли. Мин аны куып чыгардым. Бу хәл көн саен диярлек кабатлана башлады. Улым да әтисен бик сагына. Малай кеше бит, аңа әти аеруча кирәк. Тик әлегә түзәм.

Күптән түгел миңа аның икенче хатыны да шалтыратты. Ул мине аның ирен тартып алырга теләвемдә гаепле. Ул авырлы икән. Хәзер инде аңлашылды, ирем бер түгел ике кешене туендырырга кирәк булачагынна куркып, кире кайтырга маташа, имеш.

Ярый әле вакытында Аллаһ миңа көч бирде дә, әнием ярдәм итәргә әзер булды" дигән хат калдырган яшь хатын социаль челтәрдә.

Фото: cspsid-harmony.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: