+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 март 2023, 12:06

"Мине 17 яшьтә кияүгә бирделәр..."

Их, син, хатын-кыз...

"Мине 17 яшьтә кияүгә бирделәр..."
"Мине 17 яшьтә кияүгә бирделәр..."

Мин Үзбәкстанда туып-үстем. Андагы гореф-гадәтләрне беләсездер инде. Мине 17 яшьтә кияүгә бирделәр.
Мин бианамның иң соңгы, җиденче килене идем. Өйдәге, ихатадагы барлык эш минем җилкәдә булды. Көн саен килгән кунакларны карау, өйне тәртиптә тоту, мал-туар, кош-кортларны ашату...
Ирем таксист булып эшләде. Һәм ачыктан-ачык башка хатыннар белә чуалды... Монысына да түзәргә була иде, әмма ул мине еш кына кыйный иде. Мин 3 малай тудырдым. Әтиләренең мондый кылыгын аларга күрсәтмәскә тырыштым.
Гадәттәге бер шулай юкка кыйналудан соң мин үземнең әниемә төн кунарга киттем. Һәм соңрак та бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Ирем мине сөяркәләр янына йөрүдә гаепләп, авылда сүз чыгарды. Инде мине авылда яшәүчеләр дә хөрмәт итми башлады. Үзегез беләсез, бездә андый хатыннарга һәркем пычрак атарга гына тора.
Балалар үскәч, иремнән качып, Уфага килдем. Ирем үзеннән 13 яшькә яшьрәк кызга өйләнде. Ә балаларны миңа бирүдән баш тартты, янәсе, мин аларны карый алмаячакмын. Улларым хәзер инде үзләре дә акча эшли. Биредә пешекче булып эшкә кердем. Хәзер инде яшәргә урыным да бар. Шулай 4 ел вакыт үтеп китте. Ел саен әнием һәм улларым янына кайтып киләм. Шушы вакыт эчендә иремнең икенче хатыны 2 кыз тудырып, аннан аерылды.
Улларым, әтиләрен гафу итеп, кире кайтырга чакыра. Күптән түгел генә иремнең өченчегә өйләнергә җыенуын белдем. Элекке тормышымны бик сагынам. Иремнең тормышы гөрләп бара, ә мин үземне юл чатында басып калган хатындай хис итәм", - дип сөйләде бер хатын үзенең язмышын.

Аңа нинди киңәш бирер идегез? Бәлки, чыннан да, кеше үз илендә үзен бәхетлерәк тоядыр?..

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: