+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 март 2023, 19:11

Уңган килен - нәсел коты

Балтач районында "Йәш килен" IV Республика этноконкурсы узды, дип хәбәр итә Республика халык иҗаты үзәгенең матбугат хезмәте.

Уңган килен - нәсел коты
Уңган килен - нәсел коты

Конкурста Балтач, Караидел, Аскын, Миякә, Әбҗәлил, Илеш, Туймазы, Кыйгы, Уфа, Краснокама районнарыннан һәм Ырынбур өлкәсеннән 11 кыз катнашты. 35 яшькә кадәр катнашучылар башкорт әдәби телен яки үз диалект телен, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм шәҗәрәсен, милли ашларын белергә тиеш иде.

Кызлар үз районнарының этнографик костюмында чыгыш ясады. Алар башкорт халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын белүен күрсәтте. Беренче көнне алар үзләре һәм гаиләләре турында сөйләде, шулай ук иҗади номер белән чыгыш ясады. Икенче көнне кызлар кул эшләренә һәм аш-суга осталыгын күрсәтте.

Конкурсның Гран-приен Янбирдина Ләйсән (Уфа районы) алды, беренче урынны Булатова Әнисә (Ырынбур өлкәсе) яулады, икенче урынны Суфиянова Светлана (Балтач районы), Локманова Илнара (Әбҗәлил районы) һәм Илчебаева Гөлфәрия (Кыйгы районы) бүлеште, өченче урында - Мортазина Лиана (Миякә районы), Нигъмәтова Рузинә (Караидел районы), Чиглинцева Азалия (Туймазы районы).

Барлык конкурсантлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чара кысаларында фольклор белгечләре һәм жюри әгъзалары фольклор коллективлары җитәкчеләре, методистлар өчен "түгәрәк өстәл", халык иҗаты жанрлары буенча осталык дәресләре, «Туй йолалары» семинары оештырды.

Фото: Республика халык иҗаты үзәге.

Авторы: Лариса ШЕПЕЛЕВА.

Уңган килен - нәсел коты
Уңган килен - нәсел коты
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: