-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 март 2023, 11:15

"Ирем өчен артык кашык мин"

"Иремнең туганнары бу баланы үзләренеке итеп санамый".

"Ирем өчен артык кашык мин"
"Ирем өчен артык кашык мин"

"Мин кызымны яратмыйм. Кияүгә чыгып, ел ярым вакыт үтүгә, улыбыз туды. Аннары тагын бер елдан икенче улыбыз туды. Минем башкача бәби алып кайтасым килми иде, шуңа да табибларларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Авырга калырга тиеш булмасам да, икенче улыбызга 7 ай вакытында янә йөкле икәнемне аңладым. Абортка барырга уйлагач, ирем каршы төште. Янәсе, моның турында ишетәсе дә килми, мотлак рәвештә мин бу баланы тудырырга тиеш, ничек тә тәрбияләячәкбез. Ул күбрәк акча эшли башлаячак һәм башкалар. Инде кызыбызга 3 яшь. Ул аутизм авыруыннән интегә. Ул үз дөньясында яши. Бөтенләй сөйләшми һәм бернәрсә дә аңламый, диярлек. Кычкыра, елый. Бу авыру белән көрәшергә инде көчем җитми. Мин бик арыдым, һәрвакыт нервланам. Мин аңа да, улларыма да кул күтәрә башладым.

Ә ирем? Ирем әлегә аерылышырга теләми кебек. Без аңа, чын мәгънәсендә, артык кашыкка әверелдек. Безгә ул акча бирми. Минем туганнарымнан 2500 чакрым ераклыкта яшибез. Алардан ярдәм юк. Шул вакытта абортка бармаганлыгыма бик үкенәм.

Имеш, эшләгән чагымда кайдадар йөргәнмен. Баланы балалар бакчасына алмыйлар, мин эшкә чыга алмыйм. Өйдән эшләр өчен хәтта ноутбук алырга да акчам юк. Мондый язмыш миңа ни өчен икән?" - дигән язу калдырган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото: infovzor.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: