

Гүзәл Уразова киләсе елда концертлар белән йөри алмаячак икән. Бу хакта үзе әйтте. Әллә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер бәби алып кайтырга җыенамы?
«Уйламаган идем, тагын бер елга ял алырмын, дип. Илдар белән шундый карарга килдек. Булгач-булгач, 5 булсын инде. Майга кадәр эшлибез әле. Уфада тагын 2 өстәмә концертка билетлар сатуга чыкты. Киләсе ел тагын минем әни елы булачак. 20 еллык юбилей концертын Казанда – 16 мең, Уфада – 12 мең, Мәскәүдә – 7 мең кеше карады. Бу – безнең өчен бик зур дәрәҗә. Рәхмәт сезгә», – дип язып куйган ул.
Ну маладис болар, дип уйладыгызмы сез дә? Ләкин кичә 1 апрель – Алдау көне икәнен онытмагыз. Бу шаяру булырга да мөмкин.
Булмаска да мөмкин. Булгач-булгач биш булсын иде инде ул. Шулай бит, дуслар?
фото: социаль челтәрләрдән.