+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 апрель 2023, 07:35

Республикага 512 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителде

29 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның икенче утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Министрлар Кабинеты җитәкчесе төбәктәге инвестицион мохит турында хәбәр итте.

Республикага 512 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителдеРеспубликага 512 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителде
Республикага 512 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителде

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, узган ел республика Хөкүмәте эшлекле мохитне яхшырту һәм инвестицион активлыкны стимуллаштыру эшен дәвам итте.

- Республика Башлыгының стратегик 310нче Указы кысаларында без үзебез өчен амбициоз максат куйдык - 2024 елга кадәр ел саен 500 миллиард сумнан да ким булмаган инвестицияләр тәэмин итү. Бу бурычны без алдан үтәдек. Төбәккә инвестицияләр күләме 105,9 процент, 512 миллиард сум җәлеп ителде. Шул ук вакытта узган 4 елда үсеш 40 проценттан артык тәшкил итте, - дип хәбәр итте Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

Премьер-министр ассызыклаганча, төбәктә Төбәк инвестицион стандарт кертелгән һәм яхшы эшли. Башкортстан икенче тапкыр рәттән инвестиция мохите торышының милли рейтингы лидер-төбәкләре бишлегенә керде. Ел ахырында файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә 70 миллиард инвестиция проектын гамәлгә ашыруны күздә тоткан капиталлауларны яклау һәм бүләкләү турында федераль килешү төзүгә беренче гариза бирелде.

- Республика Башлыгының Инвестиция сәгате биредә иң нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Узган ел аларда 150 миллиард сумлык 100 проект каралган. Гомумән алганда, 4 ел эчендә 500 гә якын проект старт алды. Игълан ителгән инвестицияләр күләме триллион билгегә якынлашты, - диде Андрей Назаров.

Аның сүзләренә караганда, бу килешенгән эшнең нәтиҗәсе 58 меңгә якын эш урыны булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас