+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 апрель 2023, 09:10

"Урының оҗмахта булсын, Римма апа..."

Данир Сабировның кайгылы көннәре. 

"Урының оҗмахта булсын, Римма апа..."
"Урының оҗмахта булсын, Римма апа..."
"Тамашачым юл казасында һәлак булган. Тугры тамашачым...

Уфадан, Римма исемле тамашачым. Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә... Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш булган.

Матур смсларыгыз белән мине канатландырганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
 
Әлеге ханым 30 мартта Сургутта юл фаҗигасенә эләккән һәм 5 апрельдә һәлак булган. Якыннарына сабырлык телибез. 
 
Фото: социаль челтәрләрдән. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: