"Ирем белән 9 ел яшәдек. Ике кызыбыз туды. Юк, ялгыш әйтәм, минем 3 балам бар иде. "Минем носкилар кая, минем чалбар кая, чәй ясап бир әле, урын җәй әле" кебек сүзләр даими яңгырап торды. Һәм, аңлавыгызча, ул эчәргә дә ярата иде. Кич эштән кайтып керә дә, әйберләрен теләсә кая бәргәли дә, шешәсен тотып, телевизор каршына килеп утыра. Әле, моннан тыш, миңа кул күтәрергә дә кыенсынмый, көнләп, җанымны ашый иде. Миңа телефоннан сөйләшергә дә, эштән берничә минутка соңлап кайтырга да ярамый иде. Кул күтәрә дип, кыйнап чыгып киткән чаклары да булгалады инде... Янәсе, мин әллә кемнәр белән йөрим икән. Түздем. Бик озак түздем. Ә соңыннан, чыннан да "йөри" башладым. Юкка кыйналганчы, барга кыйналдым. Аерылышу турында да күп уйладым. Әмма балаларны әтисез итәсем килмәде.
Бер көнне ирем һәлак булган. Кем беләндер эчеп утырганда өйләрендә янгын чыккан. Икесе дә исерек булганлыктан, чыга алмаганнар.
Бу хәлләрдән соң сөяркәләрем берничә тапкыр миңа кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Балаларыма бик яхшы мөнәсәбәттә булганнары да бар иде. Ә менә минем башкача ир-егет белән яшисем килми. Үткәннәр өчен дә үкенмим, парлап яшисем дә килми. Хәтта сөяркәләрем белән дә сирәгрәк очраша башладым. Балаларны үзем генә үстерәм, читтән бер ярдәм дә юк. Ә миңа бит әле бары тик 39 гына яшь. Ир-егетләргә барлыкка килгән бу салкынлык берәр кайчан юкка чыгар микән? Кызлар үсеп чыгып киткәч, ялгыз калачакмын бит", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.
Фото: mykaleidoscope.ru