+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 апрель 2023, 05:39

"Кайнанамның малае таеп киткән икән..."

Әбинең кызы карап торган. Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә нинди "чы-пы"?

Якташыбыз, билгеле алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдә еш кына гаиләсенең "ишекләрен ача".

«Бу көннәрдә эш бик тыгыз булды. Ифтар, семинар, 2 көндә 6 тапшыру яздырдык, шул арада бакча, мәктәп, хоккей, зоом…

Кичә кич өйгә кайткач, санымны җыя алмыйча, диванда утырам. Камилә – минем итәктә, Данил янымда… Бервакыт баскычта нидер дөмбердәп барып төште. Мин автомат рәвештә Камиләне диванга утыртам, Данилны атлап чыгам, йөгерәм баскычка:

– Кайсыгыз егылды? Данил? Камилә? Кайда сез? Астамы, өстәме?

Залдан әни миңа: «Әллә исәрләнәсең инде, балалар залда бит», – ди.

Менә бу – аруның соңгы стадиясе, җәмәгать!

Баскычта минем балалар түгел, кайнанамның малае таеп киткән икән. Фух, кот очты, минекеләр дип торам», – дип язган «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Илеш кызы.

«Тыела алмыйча көләм. Вәт, шәп әйтелгән, «минекеләр дип торам»;

«Арыган күзләрем ачылып китте, «кайнанам малае» дигәч. Кайнана малае белән исән-сау яшәгез»;

«Уф үтердең, көлдереп», – дигән аның виртуаль дуслары.

 

Барлык-барлык әби кызлары, кайнана малайларына - имин тормыш!

 

"Кайнанамның малае таеп киткән икән..."
"Кайнанамның малае таеп киткән икән..."
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: