"Аноним, зинһар. Иремнең чит хатыннар белән очрашуын белгәч, тынычлыгым бетте. Моның турында белүемне әйткәч - эчә башлады, кул күтәрә. Хәзер миннән дә әшәке кеше юк. Яшь чагында да йөрде, ул вакыттагыларын кичердем, хәзер яшь барган саен кимсенәм. Яше 60ка барганда кеше шулай кыланамы? Чыгып китәр идем, гарьләнәм, кеше ни әйтер. Балаларыбыз инде үсеп, таралышты. Авылда яшибез", - дигән хат килде.
Яшерен түгел, мондый хәлдә калган хатын-кызлар әллә күпме. Бездә әле психологларга ярдәм сорап бару киң таралмаган. Бу хатынның язуы яхшы әле. Күпләр иренең читкә йөрүен белеп, шуңа үз-үзен битәрләп яши. Өлкәнәеп барган хатын-кызның сәламәтлеге болай да мактанырлык булмый. Йөрәк өянәгенә, яман шеш һәм башка куркыныч чирләргә дә нервылану китерүен беләбез. Әйдәгез, бергәләп, бу хатынга киңәшләр бирик. Ул сезнең комментарийларны укып барачагын да белдерде.
Фото: books-for-you.ru