Рөстәм Нәбиев яңа фатир сатып алган. Гаилә бүген күченеп йөри. Бу хакта Рөстәмнең хатыны Индира хәбәр итә.
Алар Уфада үз йортларын да төзи башлаганнар иде. Әлеге хәбәрдән соң күпләр Рөстәм белән Индираны шул йортка күченә дип уйлаган. Баксаң, бу йорт төзелеш этабында гына икән әле.
«Үзебезнең 4 ел яшәгән фатирыбызны сатуга куйдык. Бәлки, язылучыларыбызның берәрсе кызыксыныр», – дип язган ул.
Аларның Уфадагы заманча ремонтланган 3 бүлмәле фатиры 9 миллион сумга сатыла. Кызыксынучылар булса, хәбәр итегез.
Фото: социаль челтәрләрдән