+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 апрель 2023, 11:42

"Кызым бездән кияүгә качып китте..."

"Үзеннән ике тапкыр өлкән булган ирдән аны кыйнатасым килми".

"Кызым бездән кияүгә качып китте..."
"Кызым бездән кияүгә качып китте..."

"Кызыбызга 3 яшь булганда ирем белән аерылыштык. Аннары мин әни белән әти янына кайттым. Алар баланы тәрбияләргә булыштылар. Мин эшкә чыктым, барысы да яхшы иде.

Ләкин минем дә башка хатын-кызлар кебек тулы гаилә белән яшисем килде. Кызыма 14 яшь булганда бер ир белән таныштым. Яхшы кеше ул. Тик кызым белән генә уртак тел таба алмады. Аңа кияүгә чыккач тагын бер ул тудырдым. Әле аңа 4 яшь. Өлкән кызым 18 яше тулу белән бер ир-егеткә яшәргә күченеп китте. Без моның турында аңламый да калдык. СМС кына язды. Ул иргә 32 яшь. Яхшы гына яшиләр кебек иде.

Беркөн кызым безгә кунакка килде. Бервакыт арттан футболкасы күтәрелгәч, аркасында күгәргән урыннар күрдем. "Бәрелдем", диде тәүдә. Аннары ныклап сораша башлагач, иренең аны кыйнавын әйтте. Нәрсә генә эшләсәм дә аңа ошамый, ди ул. Ашарга тәмсез пешергән, күлмәкләрен дөрес үтүкләмәгән, тәрәзә төбенә тузан җыелган һәм башкалар.

Әйе, кызым әле яшь, бәлки, кайбер нәрсәләрне дөрес тә эшләмидер. Әмма бу аны кыйнарга хокук бирми бит. Ул ир бик зур гәүдәле, аның белән сөйләшергә дә куркам. Мин - кечкенә буйлы, ябык гәүдәле хатын-кыз. Иремә аның белән сөйләшергә үтенеп карадым, әмма ул миңа да бу хәлгә кысылмаска куша. Шушы хәлләр турында белгәннән соң тынычлыгым югалды. Ә кызым аны "яратам" дип һаман барысына да түзеп яши..."

Бу хат безгә социаль челтәрләрдә килде. Кайбер хатын-кызга бәхетле булыр өчен бик күпне кичерергә туры килә шул. Әле үз ярыңны тапкач та күпләргә тыныч яшәү мөмкин түгел.

Фото: cocoin.su

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: