+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 апрель 2023, 09:45

Тугыз айдан!

Шәмсетдиновлар гаиләсенә кем кайтыр - былбылмы, лачынмы?Хәбәр дөрес була күрсен...

Тугыз айдан!
Тугыз айдан!

Җырчы Гөлназ Асаева тамашачылары белән сәхнәдән генә түгел, социаль челтәрләрдә дә еш аралаша һәм сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау – җавап» вакытында Гөлназ үзенең гаиләсе өчен бик күңелле яңалык турында "тишеп" куйган.

«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган.

«Тагын 10 елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул:

«Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар, дип өметләнәм», – дип язып куйган.

Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән.

Хатын-кыз тормышында иң кадерле вакыт инде ул - йөрәк янында кош йөртү. Гөлназның да хәбәре дөрес булып, былбыл, я лачын алып кайтып, гаиләсен тагын да бәхетле итсен, дип телик.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: