+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 Май 2023, 11:47

"Киленем улым белән аралаштырмый"

"Ә мин улымны ялгызым гына тәрбияләп үстердем".

"Киленем улым белән аралаштырмый"
"Киленем улым белән аралаштырмый"

"Улым 4 ел элек өйләнде. Киленне беренче күрүдә дә ошатмаган идем, ләкин улымның аңа өйләнергә исәбе барлыгын белгәч, араларына кермәдем. Ни өчен ошамаганын үзем дә әйтә алмыйм. Карап торуга гади генә кыз кебек иде. Мин улымны үзем генә тәрбияләп үстердем. Ирем белән күптән аерылыштык. Билгеле инде, улым белән бик якын без.

Килен минем белән бер өйдә яшәргә теләмәде. Әйе, мин үзем бу тормышта юл ярып яшәргә өйрәнгән хатын. Бәлки аңа катырак бәрелгән чакларым да булгандыр. Әмма мин аны бер дә рәнҗетмәдем. Туйдан соң алар түләп, аерым өйдә яши башлады. Мин аларны артык борчымаска да тырыша идем. Әмма шулай да барган чакларда киленнең миңа шат булмавын күрә идем. Тора-бара улым да миңа суына башлады. Хәзер минем янга килү түгел, шалтыратулары да сирәгәйде.

2 яшьлек оныгым бар. Бик яратам үзен. Мин аны берничә айга бер генә күрәм. Килен аның белән аралаштырмый. Күптән түгел оныгымның туган көне булды. Мин аны котларга барырга уйлаган идем. Улым каршы килде. "Берәр көнне үзем кереп чыгармын, бүләгеңне бирерсең" диде... Улым белән сөйләшеп тә карадым. "Әни, синең яныңа килсәм, өйдә зур тавыш чыга", - диде... Минем алардан башка бер якын кешем дә юк. Әле үзем эшләп йөрим. Артык карт та түгелмен. Үз көнемне үзем күрәм. Әмма мин дә олыгаермын, ул вакытта нәрсә булыр?.. Эштә хезмәттәшләрем оныкларын сөйләгәндә мин кызышып утырам. Минем дә оныгым белән рәхәтләнеп уйныйсы, аның белән кибеткә кереп, төрле тәм-том, уенчыклар сайлыйсым килә..." - дип сөйләде бер көн танышым.

Килен белән бианай темасы һәрвакыт актуаль булса да, кызгандым үзен. "Эх, гаиләгә килеп кергән киленне кыерсытмаска иде", - дип тә әйтәсе килде.

Фото: medaboutme.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: