"Бу вакытта мин 10нчы сыйныфта төштән соң укый идем. Дәресләр бик соң тәмамланганлыктан, өйгә кайтырга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Үзебезнең өйгә җитәргә ерак та калмаган иде, яныма бер машина килеп туктады. Бу безнең 27 яшьлек күрше егете иде. Дуслары яныннан кайтып килүен әйтте һәм мине машинага утырырга чакырды. Мин ике дә уйламыйча кереп утырдым. Шунда гына аның исерек булуын аңладым. Ул безнең өй яныннан "выжлап" узып китте дә урман полосасы буена барып туктады. Шунда ул мине көчләде дә инде. Мин карышып карадым, әмма ул бик зур гәүдәле. Аннары берни булмагандай өй буенда төшереп калдырды. Минем нинди хәлдә кайтканымны күрүче дә булмады. Ә икенче көнне берни дә булмагандай мәктәпкә киттем.
Әни мин еш кыйный иде... Әти дә кул күтәрүдән кыенсынып тормады. Бер вакыт чираттагы шундый "тәрбия сәгатендә" урамга чыгып йөгердем. Әни артымнан куа. Шунда әлеге күрше егете каршы чыгып, мине үзенә алып кереп китте. 18 яшем тулгач та аңа кияүгә чыктым.
Хәзер миңа 32 яшь, иремә 43. Без шәһәргә күчеп киттек. Ирем мине укытып чыгарды, үзе яхшы гына эшкә урнашты. Без иркен яшибез. Биредә ирем миңа матурлык салоны ачып бирде. Үз мастерларым бар. Үзем дә маникюр ясау белән шөгыльләнәм. Ирем дә мине бик ярата. Тик бер үкенечем генә бар. Безнең балабыз булмады. Тикшеренеп карадык, икебез дә сәламәт.
Бер көн кич ирем белән йокларга яттык. Сизәм, ирем елый башлады. Шундый ир-егетнең сабый балалар кебек елавы, чыннан да, гаҗәп тоелды. Ул мине кысып кочаклап алды да: "Гафу ит мине. Шул кичтә сиңа тигәнем өчен гафу ит. Шушы эшем өчен безне Ходай җәзалый, безнең шуңа балабыз юк", - дип үкседе. Ә мин... Миндә ул кадәр әни булу теләге дә юк. Мин ул баланы ярата алмам кебек. Иремне яратмаган кебек... Минем күңелдә бушлык. Әти эчеп үлде инде. Әнине дә шул язмыш көтәдер. Ирем мине шул рәвешле үзенеке итте. Эшем генә бераз дөньяма ямь өсти".
Социаль биткә килгән кайбер хатларны укып, күңелләр өзгәләнә. "Бер бәхетең булмаса..." диюләре шулмы икән?..
Фото: stock.adobe.com