+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 Май 2023, 10:10

Туй кайчан була соң инде?

Кәләш эзләдек, таптык, никах укыттык... Ә алар!?

Туй кайчан була соң инде?Туй кайчан була соң инде?
Туй кайчан була соң инде?

Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина инде әллә кайчан гыйшык-мыйшык булып йөрсәләр дә, мөнәсәбәтләрен сиздермәделәр. Социаль челтәрдә Ришатны башкаларга "өйләндереп" караучылар да булды. Әмма, "Аллаһны көлдерәсең килсә, планнарыңны сөйлә", диме әле урыслар?..

Бу яшь парга Аллаһның үз планнары булган. Инде менә туй мәҗлесенә дә ерак калмаган. Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина туйларының июнь ахырына планлаштырылуын белдергәннәр.

— Барлык туганнарыбызны, дусларыбызны, якыннарыбызны чакырып, зур тантаналы кичә уздырачакбыз. Казанның бер ресторанында, — дип сөйләгән Ришат.

Онытмагыз чакырырга бәби туегызга да!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас