+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 Май 2023, 11:33

"Хатыным эчкечегә әйләнде"

"Без әле яшь, хатынымны каядыр дәваларга алып барырга да оялам. Болай яшәү дә туйдырды".

"Хатыным эчкечегә әйләнде"
"Хатыным эчкечегә әйләнде"

"Без хатыным белән яратышып өйләнештек. Район үзәгендә яшәр урыныбыз да барлыкка килде. Икебез дә эшлибез. Барысы да яхшы кебек. Тик хатыным балага уза алмады. Икебез дә сәламәт. Бик күп табибларга күрендек. Билгеле инде, икебез дә бик борчылдык. Табиблар, киресенчә, бу проблеманы онытып торырга, һәм игътибарны башка өлкәгә юнәлтергә кушты.
Ул җәйне икебез дә бер вакытта отпуск алдык та, диңгезгә киттек. Рәхәт итеп ял итеп кайттык. Ә аннары безнең тагын бер кызыксыну барлыкка килде. Икәүләп балыкка йөри башладык. Әлбәттә, шунда ук учак ягабыз, палатка корабыз. Җәй буе ял көннәрен шулай үткәрдек. Кайвакыт безгә дуслар да кушыла, аларның вакыты булмаганда икәү генә дә чыгып китә идек. Табибларның сүзе дөрес булды, тиздән хатынымның йөкле булуын белдек.

Менә шулай гаилә тормышы тулы бәхеткә төренергә тиеш иде... Тик йөклелек өзелде. Сәбәбен үзебез дә аңламадык. Хатыным бу хәлне бик авыр кичерде. Кичләрен шәраб алып кайтып, күз яшьләренә буылып утырган чаклары да күп булды. Мондый хәлдә хатын-кызны ничек юатырга икәнлеген үзем дә белмәдем. Шуңа аның бу омтылышына артык игътибар итмәдем. Аңа ничек тә бу хәлдән чыгарга кирәк иде. Тора-бара хатыным көн саен эштән үзе белән бер шешә күтәреп кайта башлады. Кайбер көнне бергәләп кичке аш артында шушы шешәне бушатабз. Кайбер көнне ул үзе генә... Мин хәлне аңлап, "чаң" сукканда соң иде инде. Хатынымның эчкече булуын кабул итәсем килмәде. Аны бик ярата идем.

Шушы гәдәте өчен берничә тапкыр эшен дә алыштырырга туры килде аңа. Мин бу хәлне беркемгә дә сөйләмәдем. Хәтта туганнар да безнең проблеманы белми. Аның белән сөйләшүләр дә кирәкле нәтиҗәгә бирмәде. Исерек хатынымның йөзе, аның кыланышлары мине чыгырымнан чыгара. Әмма аңа тавыш күтәрергә дә куркам. Аңлыйм, ул депрессиядән шулай котылырга тырышты. Мин дә аны рәнҗетсәм, хәлләр тагын катлауланыр төсле.

Бер көнне хатыным миңа шатлыклы хәбәр җиткерде - ул бәби көтә. Инде тормышыбыз үзгәрер, дип өметләнгән идем. Тик хатыным элекке гадәтеннән китәргә уйламады. Берничә айдан баланың карында үлгәнлеген белдек. Бу юлы хатынымның эчүе бу хәлгә китерүенә шигем юк. Нишләргә дә белгән юк. Без әле яшь, хатынымны каядыр дәваларга алып барырга да оялам. Болай да яшәү туйдырды", - дигән бер ир социаль челтәрләрдә.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: