"Ирем белән инде 4 ел яшим, минем өч балам бар, өлкәне - беренче иремнән, соңгы икесе - әлеге никахтан... Гомер буе мин ялгыз, ягъни аның өчен беренче урынында һәрвакыт дуслары, алкоголь һәм кызлар булды... Хәтта җитди проблемаларда да аның беркайчан да янәшәдә булганы юк иде. Балага 1 ай булганда мин эшкә чыктым, ул өйдә утыра иде. Без - гаилә, без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, дип уйлый идем...
Күптән түгел коточкыч хәл булды... Ул минем 7 яшьек өлкән улымны бик нык кыйнаган. Бу вакытта мин эштә идем. Иртән полиция дә килде... Күршеләр чакырткан, әгәр мин гариза язудан баш тартсам, миннән балаларны алу белән янадылар. Мин бик курыктым һәм полициягә гариза яздым. Шунна ирем ике атнага югалды. Ә беркөн кайтып, СВОга китәчәген әйтте.
Хәзер ул шунда. Аның бөтен туганнары мине күралмый башлады... Мин акчасыз 3 бала белән берүзем калдым. Шушы вакытта бер ир-егетне очраттым. Ул миңа бик нык ярдәм итә. Аның бер тискәре сыйфаты да юк сыман. Аның белән язмышымны бәйләүдән курам. Ирем илне саклаганда, мине азгынлыкта гаепләрләр сыман. Әмма минем дә бәхеткә хакым бардыр бит", - дигән бер хатын-кыз социаль челтәрләрдә.
Аңа нинди киңәш биреп була?