+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 июнь 2023, 22:39

Шакировлар кунакка барырга чыккан...

Зифа Нагаеваның капка төбенә кадәр шушы транспортта килеп җитәргә җыеналар, ди...

Шакировлар кунакка барырга чыккан...
Шакировлар кунакка барырга чыккан...

Якташларыбыз Зөлфия Һәм Җәвит Шакировлар - күптән инде Казанда яшәсәләр дә, бездә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Чакмагыш районындагы туган авылларына да тузан төшермиләр. Бу юлы Зифа Нагаевага кунакка барырга җыенганнар. Ә барысы да бер шигырьдән башланган.

Җәвит социаль челтәргә хәләле белән бергә төшкән матур фото куйган. Ә анда Зөлфия ханым велосипед иярләгән. Шунда ук "Зөлфиягә" дигән шигырь дә бар:

Минем бәхетемә генә
Бу дөньяга тугансың.
Ярый башкаларга түгел,
Миңа насыйп булгансың.

Сине очратмасам, мин дә
Бәхетле булмас идем.
Бәхетнең тәме барлыгын
Үлсәм дә белмәс идем.

Син тумасаң, бәлки, мин дә
Бу җиргә тумас идем.
Туган булсам да бит синсез
Бәхетле булмас идем!

Ярый туганмын әле…

«Бигрәк матур шигырь. Зөлфия бу сүзләргә лаек», – дип язган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева.
Кая барулары белән кызыксынганнарга: «Капкагызны ачыгыз! Сезгә барырга чыктык», – дип җавап биргән Җәвит Шакиров.

Зифа Вәли кызы моны үзенә алган, хәзер Толбазы юлына кадәр чыгып, Зөлфияне көтә, ди...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: