-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 июнь 2023, 14:55

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!

Күпбалалы Альбина һәм Алмаз Рәхмәтуллиннар Сәйтәктә гөрләтеп дөнья көтә.

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!
Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!

Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Альбина һәм Алмаз Рәхмәтуллиннар – бүген Балтач районындагы Сәйтәк авылының ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калган яшьләр ике ел элек сатып алган йортта өч бала тәрбияли.

Әле кайчан гына Танып буенда яшьләр җыелган җәйге матур кичтә Алмаз беренче тапкыр Альбинаны күреп калган иде. Бер күрүдә үк гашыйк була егет сөйкемле сипкелләре үзенә тартып торган ягымлы карашлы, зифа буйлы кызга. Бәлки шуңадыр да, озак уйлап тормый ул, икенче көнне Альбинаны озата барганда кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Себердән ялга кайткан Алмазның җиңел машинасында утырган кызның да йөрәгендә мәхәббәт очкыннары кабынган була инде. Балтач районының Чурапан авылында туып-үскән Альбина мәктәпне тәмамлагач та Нефтекама шәһәренә юл тота. Анда бер ел укыгач, фабрикада эшли башлый. Район үзәгендә мәктәпне тәмамлаган Алмаз исә Уфада юридик колледжда белем алганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң, Себергә водитель булып эшкә китә.
– Альбинаны иң беренче Аскын районында яшәүче Мәгафия зурәнигә күрсәтергә алып бардым. Мин зурәнине бик хөрмәт итәм, аның киңәше кирәк иде. Безне елмаеп, якты йөз белән каршы алды ул. Зурәнинең акыллы кыз, кулыңнан ычкындырма, дигәне истә калган, – дип елмаеп искә ала ул вакытны Алмаз.
Әлбәттә, бер караштан йөрәгендә сөю уты кабызган Альбинасын әти-әнисе белән таныштырырга да өлгерә егет. Үзенә янә Себергә эшкә китәргә вакыт җиткән була.
Шул вакытта яшьләрнең мәхәббәте җитди сынау үтә – Алмаз Себергә эшкә китә. Очрашу мизгелен көтеп алган егет белән кызның кавышуына каршы килүче булмый, 2010 елның ямьле җәендә алар никах укыталар, ә тагын бер елдан авылны гөрләтеп туй да үткәрәләр.
Хәзер инде яшьләр кавышканга 13 ел үткән. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы өч сабый дөньяга килгән. Өлкән уллары Илмазга – 10, уртанчылары Илгизгә 5 яшь, ә кечкенә Илнаралары ике яшь ярымлык кына.
Башта яшь гаилә Чурапанда туганнары йортында яшәп тора. 2021 елда Рәхмәтуллиннар ана капиталын да кушып, Сәйтәк авылыннан өй сатып ала. Алмаз йортны тагын да зурайтып эшләргә исәп тотып, күптән түгел янкорма төзи башлаган. Без барганда да хуҗа кеше ихаталарында төзелеш эшләре белән мәшгуль иде. Әлеге вакытта Себердә эретеп ябыштыручы булып эшләүче Алмаз ялга кайтканда төзелеш белән шөгыльләнә, кеше ялларга уенда да юк, барысын да үзе башкарып чыгарга исәбе. Рәхмәтуллиннарның уңган, тырыш, ярдәмчел гаилә булуы турында күршедә генә яшәүче Әнисә апа Төхвәтуллина да сөйләде.
– Сөбханалла, күршеләремнән уңдым, үзләре дә, балалары да бик тәртипле, игелекле кешеләр. Кибеттән икмәген, кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәләр, рәхмәт үзләренә. Малайлар әллә каян исәнләшеп, хәлемне сорашып тора, – ди 83 яшьлек әбекәй.
Чынлап та, быел 4нче сыйныфка баручы Илмазны мәктәп директоры Руфина Ибраһимова, сыйныф җитәкчесе Рәзилә Шәрифнурова да мактап туялмый. Гел “бишле”гә генә укучы Илмаз, мәктәптәге чараларда да актив катнаша, театр түгәрәгенә дә бик теләп йөри. Саф татарча матур итеп сөйләшүче сәләтле малайың иҗади бәйгеләрдә дә уңышлары байтак. Ул “Тукай моңнары” конкурсында номинациядә җиңү яулаган, район үзәгендә театр түгәрәкләре арасында оештырылган “Театраль карусель” фестиваль-конкурсында “Иң яхшы малайлар роле”ндә диплом белән бүләкләнгән. Яшь дустыбызны мәктәптә оста шахматчы буларак та беләләр. Илмаз безгә инглиз телен аеруча яратып өйрәнүе турында да сөйләде.
Әйе, бу яшь гаиләнең уңганлыгына, чәмләнеп дөнья көтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Альбина декрет ялына чыкканчы дуңгызчылык комплексында эшләгән, әле дә өйдә балалар карап кына утырмый, яз көне тавык чебешләре алып үстерә. Бакчасында бәрәңгесе, балалары рәхәтләнеп ашарлык яшелчәләре гөрләп үсә. Малайлар да кул арасына керә башлады, чүп утыйлар, су сибәләр, чебешләрне саклыйлар, дип елмая бәхетле әни.
– Балалар үстергәндә иң авыры нәрсә? – дип кызыксынабыз күп бала тәрбияләүче әти белән әнидән. Әнисенең кулыннан да төшмәгән Илнара кызларына карап: “Бигрәк елак булдылар шул”, – дип көлеп җибәрә алар икесе дә.
– Алмаз Себергә эшкә киткәч үзеңә генә балалар тәрбияләү, дөнья көтү авырга туры киләдер, – дибез яшь хуҗабикәгә.
– Авылда эш булса, яшьләр дә күбрәк калыр иде. Әтиләре киткәч, балалар да сагына. Үземә дә ансыз дөнья көтү, балаларны карау авырга туры килә. Ярый әле бертуган апам Алсу ярдәмгә килә, әти-әниләр дә һәрчак ярдәмләшеп тора, – ди Альбина.
Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген Рәхмәтуллиннар гаиләсе кебек уңган, чәмле яшьләр кирәк. Нәкъ менә Альбина һәм Алмаз кебек дөнья көтә торганнары!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: