Тулы гаиләдә туып-үскән балалар тормышка тулысынча яраклашкан була, ди белгечләр. Чыннан да, балага әтисе дә, әнисе дә тәрбия бирсә, ике яктан да мәхәббәт һәм хөрмәт тоеп үссә – аңа тормыш сынауларын үтү күпкә җиңелрәк, өлкәннәр дөньясында үз юлын табу да ансат. Әти-әни канаты астында үскән балаларны тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр белән чагыштыру да урынсыз. Шуңа да яшьләргә гаиләсен саклау өчен барлык көчен салырга, балаларга ике яклы тәрбия бирергә кирәк тә соң...
“Росстат” мәгълүматлары буенча 2022 елда Башкортстанда 25,2 мең никах теркәлгән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 2,16 мең никахка, 9,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, бер ел эчендә аерылышучылар саны да арткан. Былтыр 17,3 мең гаилә таркалган, бу 2021 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 632 аерылышуга, ягъни 3,8 процентка күбрәк.
Республикада аерылышулар саны, 2020 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда – 18,5 процентка һәм, 2019 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 20,9 процентка арткан.
“Росстат”ның соңгы мәгълүматлары буенча, 2023 елда Башкортстанда 2178 пар никахка кергән, 2439 гаилә аерылышкан.
Саннар, чыннан да, бик зур. “Һәр икенче гаилә таркала” дигән сүзләр чынбарлыкка туры килә сыман...
Әле моннан 50-60 ел элек кенә бер өйдә әллә күпме кешенең бергәләп яшәгәнен хәтерлибез. Бу икътисади яктан отышлы була. Авылда хуҗалыкны тотарга ир белән хатынның һәм кече яшьтәге балаларның гына көче җитми. Шуңа да зур гаилә булып яшәгәннәр. Хәзер исә хатын-кызның икътисади хәле әкренләп яхшыра төште. Бүген аларның күбесе үзләрен һәм балаларын ирсез дә тәэмин итә ала. Хатын-кызны көчләп никахта тоткан икътисади фактор юкка чыкты, дию дә дөрестер. Шуңа да бүген сабыр холыклы булып саналган мөселман хатын-кызлары да түзеп яшәүне читен күрә. Әмма проблема монда гына микән?.. Һәрхәлдә, бер генә хатын-кызның да яшәргә омтылганын, яисә балаларын үзе генә тәрбияләргә тырышуын күргән юк...
Күптән түгел озак кына аралашмаган гаилә белән күрешергә туры килде. 30 яшьләр тирәсендә генә булсалар да, 3 бала тәрбияли алар. Шәһәр читеннән ике катлы йорт сатып алдылар. Беренче һәм икенче балалары балалар бакчасына йөри, ә иң кечкенәләренә тиздән 3 яшь тула. Гаилә башлыгы үз эшен ачкан, ә хуҗабикә көне буе балалар белән мәшгуль. Чыннан да, сокланып туя алмаслык пар. Билгеле инде, мондый җитеш тормышта яшәр өчен каян акча җиткерәләр икән, дигән уй да килә.
– Мин өйдә маникюр ясау белән шөгыльләнәм. Үземнең клиентлар базасы бар. Иртән балаларны бакчага илткәч, 1-2 клиентны кабул итәм. Шулай көн саен якынча 3 мең сум акча эшлим. Аннары без бит аерылыштык... Рәсми рәвештә, – диде хатын.
Әлеге гаиләнең рәсми керемен исәпләгәндә, алар, чыннан да, аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләр төркеменә керә. Ә ялгыз күп бала тәрбияләүче әниләргә бездә бик күп ташламалар каралган.
– Күршедә генә безнең кебек үк өч балалы гаилә яши. Аның да ире генә эшли. Алар аерылышмаган, һәр баласына 12 мең сум акча ала, – диде танышым.
Күңелдә, чыннан да, ниндидер ризасызлык хисе дә туды. Бу хатын өйдә генә торып та ай саен 36 мең сум акча ала, ә көн буе эшләгән хатын-кызларның күбесе мондый хезмәт хакы турында хыяллана да алмый... Моннан тыш, аның балалары һәрвакыт тәрбияле, ашарларына әзер, өе тәртиптә. Кирәк икән үз эшеңне ачып, яхшы гына керем кертергә дә була.
Әлеге сүзләрне күпбалалы әниләр авыр кабул итмәсен иде. Чөнки хатын-кыз өчен ана булудан да зуррак бәхет юк. Моннан тыш, балалар күбрәк булган саен киләчәгебез ышанычлырак булуын да онытмыйк. Ләкин югарыда әйтелгән сүзләрдә дә хаклык бар бит...
– Бүген ике балалы гаиләләр иң авыр хәлдә. Чөнки бер баланы ир белән хатын ничек тә тәрбияли ала әле. Өч балалылар инде күпбалалылар категориясенә керә һәм аларга төрле ташламалар каралган. Ә менә ике бала тәрбияләүче гаиләләргә кыенрак. Аларның кереме минималь хезмәт хакыннан чак кына югары булса да, дәүләттән ниндидер ярдәм алуга өметне өзәргә кирәк. Ә бүген ике баланы тәрбияләү өчен аз акча таләп ителми. 3-4 бала тәрбияләүчеләр, миңа калса, җиңелрәк яши. Ә балалар саны аннан да күбрәк булса, тагын да зуррак ярдәмгә өмет итәргә була, – ди танышым.
“В каждой шутке есть доля правды” дигән әйтем бар урыс халкында. Танышым әйткән сүзләрдә хаклык, чыннан да, бар. Югарыда телгә алынган гаиләләргә күрсәтелгән берничә төр Хөкүмәт ярдәменә күз салыйк. Бүген яшь ярымга кадәр балага 9880 сумнан, яки эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты түләнә. Шулай ук 18 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә 233,55 сумнан һәм аннан югарырак ярдәм күрсәтелә. Мондый категория гаиләләргә тагын бер төрле ярдәм бар. Ул 3-16 яшьлек бала тәрбияләүчеләргә кагыла. Аның күләме нинди соң?
6 131 сум – яшәү минимумының 50 проценты күләмендә түләү;9 203 сум – әгәр дә шушы 50 процент түләү башкарылып та, гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керем күләме яшәү минимумына җитмәсә, ярдәм 75 процентка кадәр күтәрелә.
12 271 сум – әгәр дә 75 процент түләп тә, керем төбәктәге яшәү минимумы күләменә җитмәсә, 100 процент күләмдә түләнелә.
Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасында бушлай туклану каралган. Торак шартларын яхшыртуга алар өчен бик күп программалар бар. Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 3-6 яшьлек балалар табиб рецепты буенча бушлай даруларга дәгъва итә ала. Гомумән, мондый ярдәм төрләрен әле бик озак санарга мөмкин.
Ә хәзер эш хакларына игътибар итик.
“Башстат” мәгълүматларына караганда, 2022 елда республикада уртача хезмәт хакы 46 349 сумга җиткән. Бу, 2021 елның шул ук чорына карата, 14,8 һәм 24,2 процентка күбрәк. Иң аз эш хакын тире һәм күн эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүчеләр алган. Аларның хезмәт хакы – аена 20,8 мең сум. Кием җитештерүчеләрнеке – 21,4 мең сум; кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклануында эш хакы уртача 24,5 мең сум; мебель җитештерү белән шөгыльләнүчеләрнеке – 24,7 мең сум. Хатын-кызларның күбрәк нәкъ әлеге өлкәләрдә эшләвен исәпкә алсак, күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләр категориясенә керү күпкә отышлырак булуын аңлыйсың...
Әле кайчан гына хатын-кызлар ирләрен алиментка бирүне оят эш итеп күрә иде. Ә хәзер бухгалтерия хезмәткәрләре өчен бу гадәти күренеш.
– Алимент акчасы хезмәткәрнең тулы кеременнән тотыла. Бүген алиментка аерылышмый да бирергә була. Шуңа күрә аннан күпләр файдалана, – ди алар.
Билгеле, җитәкчелек ятим үскән балаларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан шушы башлангычларга нигез салды. Әмма бүген ул бөтенләй башка төрле юнәлеш алды. Бүген, чыннан да, күпләр бала пособиесенә яшәү күпкә отышлы булуын яшерми. Арытаба аларны укырга кертү дә җиңелрәк буласын аңлый алар. Бу программаларның тәртипле гаиләләр санын арттыруга этәргеч булуы сөенеч, әлбәттә. Әмма, эчкече, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручыларның эшләргә теләми, шушы рәвешле дәүләт ярдәме алуына күз йомарга кирәкмидер. Дәүләт ярдәменә өмет итүче гаиләләрне, бәлки, ныклап тикшерергә кирәктер?..
Гөлия Гәрәева.