+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 июнь 2023, 11:53

"Хыянәт иткән иремнән мин дә үч алдым..."

"Ике балабыз безнең ничек яшәгәнне белмәсен генә..."

"Хыянәт иткән иремнән мин дә үч алдым..."
"Хыянәт иткән иремнән мин дә үч алдым..."

"Аноним. Мин дә сезгә эчемне бушатыйм әле. Ирем белән ун ике ел яшибез. Начар яшибез дип әйтеп булмый иде, барысы да бар, ике матур улыбыз үсеп килә, шөкер, яхшы машинабыз да бар. Әмма мин сизенә башладым, иремнең сөяркәсе бар. Күңелем белән бер дә ышанасым килмәде. Эштән ике-өч сәгатькә тоткарланып, төрле духи исләренә манчылып кайта башлагач, ышандым, кеше сүзе генә түгел икән. Үзе аклана билгеле. Шулай ачуымны басыр өчен мин дә бер күңелемә ятышлы, семьясы булган ир белән очраша башладым. Инде ярты ел була сагынышып, кача-поса очрашып йөрибез. Мин аны өзелеп яратам. Әмма ... семьясы бар. Иремнең миңа карата хыянәтенә инде күндем, яшь тә коймыйм.
Башым катты инде, миңа нишләргә?"

Социаль челтәргә хат язгын бу хатынны аклап буламы? Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: