

Ах, бу кызларның идеаль фигура турындагы хыяллануы! Дөресрәге, ах бу ир-егетләрнең сылу гәүдәле хатын-кыз турында хыяллануы, дип төзәтер икенчеләр. Игътибарга аласызмы, симез кешеләр бигрәк күп... Элек күпчелек ниндидер авырудан интеккәннәр шундый симез була иде. Ә хәзер һәр өченче кешедә бу "авыру". Кызлар әле ничек тә үзлрен "форма"да тотарга тырыша. Ә ир-егетләр... Аның каравы, аларның һәркайсы чибәр хатын-кыз белән яшәргә тели.
Мин кияүгә чыкканда 54 килограмм авырлыкта идем. 3 ел балабыз булмады. Аннары йөклелек. Бала тудыру йортыннан чыкканда 59 килограмм идем. Аннары йокысыз төннәр, нервылану, бала белән проблемалар үз эшен эшләде һәм хәзер мин 74 килограмм авырлыкта. 20 килограмм җыйганмын булып чыга. Әлбәттә, бу иремә ошамый.
"Син симердең, кияүгә чыкканчы төшкән үз фотоларыңны кара. Син кемгә әйләндең?", - дип үрти. "Син тәүдә бала тудыр, аны тәрбияләп кара", - дим. Стрессны ашау белән юкка чыгарам мин. Әйтергә кирәк, ирем дә симерде. Элек авырлыгы 85 килограмм булса, хәзер 93 килограмм. Корсагы зур. Ягъни без икебез дә ашарга яратабыз, ләкин ул миңа ничек яшәргә һәм күпме ашарга икәнен сөйләп тора...
Аның мондый мөнәсәбәтеннән күңел төшә. Мин аңа малай тудырдым! Мин өй эшләрен алып барам, аңа ашарга әзерлим, улыбызны карыйм. Бу ирләргә нәрсә җитми соң?" - дип язган бер хатын.
Кайсысы дөрес соң боларның?
Фото: mn365.ru