

Бөре шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераннары Фәридә һәм Ришат Абдуллиннар гаиләсендә 3 август – изге көн. Юк, ул хуҗа белән хуҗабикәнең яки аларның балаларының туган көне, башка бәйрәм яки истәлекле дата гына түгел. 3 август Ришат Хәбибрахман улы һәм Фәридә Әхмәт кызының никахлашкан көне. Никахлашу көне ул – гаиләнең туган көне, димәк, гаиләдә туган балаларның, барлык яхшы башлангычларның нигезе, дип исәпли Абдуллиннар.
Ришат Хәбибрахман улы 1949 елның 1 гыйнварында Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Иске Калмаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ДОСААФның Уфадагы диңгезчеләр клубына укырга керә. Бер ел укып, электромеханик һөнәре алып чыккан егетне хәрби хезмәткә чакыралар. 1968-1970 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты) механикалаштыру факультетына укырга керә.
Фәридә Әхмәт кызы исә Кушнаренко районының Үгез авылында туган. Иске Тукмаклы урта мәктәбен ул 1967 елда көмеш медальгә тәмамлый. Кыз баланың армиядә хезмәт итү бурычы юк. Шуңа шул елда ук Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
Яшьләр Уфада укыган чорда танышалар. 1972 елда Фәридә Әхмәт кызы университетны тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. Ә 1973 елда бер гаилә булып яши башлыйлар. Шул елдан башлап 3 август алар өчен иң изге көн.
Студент стипендиясенә генә гаилә белән яшәү мөмкин түгел. Шуңа Ришат Хәбибрахман улына институтның читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килә. Яшь гаилә Дүртөйлегә кайтып урнаша. Ришат Хәбибрахман улын “Сельхозтехника” район берләшмәсенә өлкән инженер итеп тәгаенлиләр. Ә Фәридә Әхмәт кызын мәктәптәге иң җаваплы участокка – башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Башлангыч сыйныфларны мәктәптәге иң җаваплы участокка тиңләвем өчен башка укытучылар миңа ачуланмасын. Моның чынлап торып шулай булуына иманым камил. Чөнки бала күңелендә белем алуга омтылыш нәкъ менә башлангыч сыйныфларда укыганда салына. Билгеле булуынча, яхшылап әзерләнгән туфракка төшкән орлыклар гына мул уңыш белән куандыра.
Дүртөйле туфрагы Абдуллиннар гаиләсе өчен уңдырышлы була. Уртак мәхәббәт җимеше булып 1974 елда өлкән уллары Азат, тагын дүрт ел үтүгә төпчекләре Айдар дөньяга килә.
1979 елда Абдуллиннар гаиләсен Тәтешле районына күчерәләр. Ришат Хәбибрахман улы Тәтешле урман хуҗалыгына баш инженер итеп тәгаенләнә. “Энәсе кайда – җебе шунда”, дигәндәй, Фәридә Әхмәт кызы да эш урынын Әрибаш урта мәктәбенә алыштыра.уҗалыкара урман хуҗалыгы эшли иде. Алар икесе дә һәрвакыт республика күләмендә алдынгылар исемлегендә йөрделәр. Әрибаш урман хуҗалыгы Советлар Союзы дип аталган зур һәм куәтле илнең завод-фабрикаларында җитештерелгән товарларны төяп, кулланучыларга озату өчен тәгаенләнгән тара такта
Өлкән буын яхшы хәтерлидер, электән Тәтешле районында Әрибаш урман хуҗалыгы һәм хсы җитештерү белән дан алган иде. Әрибашта җитештерелгән тактадан ясалган тартмаларны авыл абзыйларының гаражларында әле дә очратырга мөмкин.
Урман хуҗалыгының зур һәм бердәм коллективы белән республикабызда киң билгеле шәхес – Евгений Логунов җитәкчелек итте. Урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Ульяновск өлкәсеннән Башкортстанга эшкә килгән яшь егет Тәтешленең халкын да, табигатен дә бик яратты. Урман технигыннан башлап, эре урман хуҗалыгы директоры вазыйфасына кадәр күтәрелгән Евгений Михайлович районның табигатен күркәмләндерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә меңнәрчә гектар урманнар утыртылды.
Хуҗалыкара урман хуҗалыгы исә халык теле белән әйткәндә, “кола яланда” барлыкка килде. Чөнки хуҗалык оешканда җитәкчесенә кереп утырырлык “кантурлары” да юк иде. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйрулла Шәйхуллин җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә биредә заманча агач эшкәртү цехы төзелде. Ул елларда төзелештә агач материаллар күп кулланыла иде, шуңа тактага һәрвакыт ихтыяҗ зур булды.
Соңрак төзелгән мунчала җитештерү цехы исә хуҗалыкара урман хуҗалыгын ил күләмендә танытты. Биредә эшләнгән мунчала пумала, мунчада юынгыч һәм башка әйберләр кибет киштәләрендә ятмады. Ә коллективта эшләүче күп кенә хатын-кызлар Туган илнең дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
– Шундый булдыклы җитәкчеләр белән эшләү минем өчен яхшы тормыш мәктәбе булды. Мин алардан, иң мөһиме, кешеләр белән уртак тел табарга өйрәндем, – дип искә ала Ришат Хәбибрахман улы.
Шуңа 1985 елда Хәйрулла абзый Шәйхуллин лаеклы ялга киткәч, район җитәкчелеге хуҗалыкара урман хуҗалыгы директоры вазыйфасына Ришат Абдуллинны тәкъдим итте.
Яңа вазыйфага тәгаенләнгәч, Абдуллиннар гаиләсе район үзәгендәге Салават Юлаев урамындагы йортта яши башлады. Ә безнең гаилә Парк урамында яши иде. Безнең бакчаларыбыз янәшә, киртә аша гына туры килде. Турысын әйтим, безнең Тәтешле районында ир-егетләр бакча үстерүгә хатын-кыз шөгыле буларак карыйлар иде. Иң авыр эшләрне башкарабыз инде ул, ләкин барыбер бик эченә кереп китмибез.
Күршедә яши башлагач, Ришат Хәбибрахман улының бакча эшенә бик әвәслегенә игътибар иттем. Алар хатыны белән һәр көн эштән соң караңгы төшкәнче бакчада мәш киләләр.
Без торган фатирда электән агроном Марат абый Сөендеков яшәгән. Ул да “бакча җене кагылган кеше” иде. Аңардан соң бакчада бик күп җимеш агачлары – алмагачлар, чияләр һәм тагын әллә нәрсәләр калды. Язын алар дәррәү чәчәк атты. Ләкин Тәтешле ул Кырмыскалы, хәтта Борай да түгел. Тәтешледә кайбер елларда хәтта бәрәңгене дә кырау суга. Бер көн шулай кичкә таба кискен суытып җибәрде. Кырау төшәчәге көн кебек ачык инде. Күршем бакчасында йөри. Янына бардым да сүз башладым. Агачлардагы чәчәкләрне ничек итеп кыраудан саклап калырга мөмкин?
– Һәр агач төбенә мул итеп салкын су сибәргә кирәк, – дигәнне ишеткәч, тәүдә ышанмыйчарак тордым. Ул арада күршем үзе дә алмагачлары, чияләренең төбенә чиләкләп-чиләкләп коедан су ташый башлады. Миңа да аңа иярүдән башка чара калмады. Иртән таңнан торып бакчага чыктым. Чәчәкләр тирә-якка хуш ис таратып утыралар. Көзен исә барлык җимеш агачларыбыз да мул уңыш белән куандырды. Шуннан соң мин дә бакча эшен якын күрә башладым. Әле дә бик яратам бакчада казынырга. Үзем белгәннәремне күрше-тирәгә дә өйрәтәм. Һәм боларның барысы өчен дә элекке күршем Ришат Хәбибрахман улына рәхмәтлемен.
Фәридә Әхмәт кызы исә Әрибашта да, район үзәгендәге 1нче мәктәптә эшләгәндә дә үз һөнәренә тугры калды – башлангыч сыйныфларда укытуын дәвам итте. Күп ата-аналар балаларын 1 сыйныфка Фәридә Әхмәт кызына бирергә тырышалар иде. Укытучының күпьеллык фидакарь хезмәтен җитәкчелек тә тиз күреп алды. Аны башкаларга үрнәк итеп куя башладылар, мәгариф идарәсенең, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Ә 2006 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Мактаулы исемне тапшыру тантанасына аны Ришат Хәбибрахман улы үзе алып килде. Юл уңаенда ул Уфада Матбугат йортының 6нчы катындагы эш кабинетыма да сугылып чыкты. Ул көнне элекке күршемнең шатлыгының чиге юк иде.
Ни генә әйтсәң дә, туган як барыбер үзенә тарта инде ул. 1994 елда Абдуллиннар гаиләсе Бөре шәһәренә күченде. Ришат Хәбибрахман улын район хакимиятенә эшкә чакырдылар. Биредә ул җир төзелеше һәм җир реформасы буенча комитетны, соңрак күчемсез милеккә идарә итү комитетын җитәкләде. Фәридә Әхмәт кызы мәктәптә эшләде.
Ришат Хәбибрахман улы да, Фәридә Әхмәт кызы да күптән лаеклы ялдалар инде. Уллары-киленнәре, дүрт оныклары өчен куанып яшиләр.
Ир кеше үз гомерендә йорт төзеп керергә, ул үстерергә һәм агач утыртырга тиеш, диләр. Ришат күршемне бүген чын ир-егет дип әйтергә тулы нигез бар. Бүген алар үзләре төзегән иркен, якты йортта яшиләр, улларын да илгә һәм ата-анасына игелекле кешеләр итеп үстерделәр. Азат медик-социаль экспертизалар буенча табиб булып эшли. Айдар да бик кешелекле һөнәр сайлады. Ул – адвокат. Ришат Хәбибрахман улы җитәкчелегендә утыртылган агачлар исә меңнәрчә гектарлар белән исәпләнә.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.