+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
14 август 2023, 10:58

Икесенә - 23 бала!

Якты дөньяга рәхим итегез, сабыйлар!

Икесенә - 23 бала!Икесенә - 23 бала!
Икесенә - 23 бала!

Башкортстанда яшәүче ике хатын-кыз 11нче һәм 12нче тапкыр әни булдылар. Шатлыклы вакыйга турында республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Ведомство башлыгы сүзләренчә, әниләр бәбиләрен Уфадагы перинаталь үзәктә тудырган.

- Бакалы районында яшәүче ханым 11нче тапкыр әни булды. Аның Амалия исемле кызы туды. Ә Уфада яшәүче Гөлшат Вәлиеваның хәзер уллары белән кызлары саны тигезләште - ул алтынчыга малай тапты, - дип уртаклашты министр.

Айрат Рәхмәтуллин күпбалалы әниләрне котларга үзе килде. Ул аларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: pxhere.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас