+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 август 2023, 10:28

"Иремне күралмыйм..."

"Сәбәбе дә булды шул..."

"Иремне күралмыйм..."
"Иремне күралмыйм..."

"Иремә карата кызыксыну югалды. Аның белән бер өстәл артына утырып ашыйсы, бер түшәккә ятып йоклыйсы килми. Бу хәл күптән дәвам итә һәм моның сәбәбе дә юк түгел.

Эш шунда: моннан берничә ел элек ирем миңа хезмәттәше белән хыянәт итте. Моны белү кыен булмады, дуслары да җиткерде. Эштән соңлап кайтуы, киемендәге хушбуй исләре барысын да ачып салды. Тик мин аны гафу иттем. Аның тәмле теле, гафу үтенүләре, чәчәкләре, кыйммәтле бүләкләренә каршы тора алмадым. Һәм безнең тормыш кабат үз кыйбласына кайтты кебек.

Ләкин соңгы арада аны күралмый башладым. Хыянәте һич уйдан чыкмый. Минем кебек хәлдә калучылар бармы икән? Түзәргәме, әллә аерылышыргамы? Ике балабыз бар", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Аңа нинди киңәш бирер идегез?

Фото: pulse.mail.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: