+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 август 2023, 07:29

"Мәһәр - өч тиенлек алка түгел ул..."

"Әгәр син “Кияү мәһәргә нәрсә бирсә дә ярый”, дип әйтәсең икән, димәк, син кызыңны шуңа тиң күрәсең. Син аны мыскыл итәсең".

"Мәһәр - өч тиенлек алка түгел ул...""Мәһәр - өч тиенлек алка түгел ул..."
"Мәһәр - өч тиенлек алка түгел ул..."

Мәһәр - ир кеше никахлашкач, яки хәләл җефете белән якынлык кылгач, хатын-кызга бирергә тиешле матди бүләк. Ул - хатын-кызның үз хакы, шәхси мөлкәте.

Мәһәр түләү ике сәбәп аркасында мәҗбүри булып санала. Аның беренчесе - никахка керү һәм никах хакыйкыйлыгы шартларын үтәү. Икенчесе - җенси якынлык кылу, никах хакыйкыйлыгын югалткан очракларда кулланыла.

Мәһәр түләүнең мөһимлеген раслаучы дәлилләр Коръәндә дә китерелә: “Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер. Мәһәр биргәннән соң, үзегез теләгәнчә (аның күләмен арттыру яисә киметү турында) үзара ризалашып эш кылсагыз - монда гөнаһ юк”.

Мәһәр түләү вакытын ир белән хатын үзара килешеп билгеләргә тиеш.

Мәһәр – никахта бирелә торган өч тиенлек алка түгел ул. Бүген мәһәрнең минималь суммасы якынча 5 мең сумга тиң. Мәһәрне әти кеше билгеләргә тиеш. Әгәр син кыз үстерәсең икән, аның әхлагына, белеменә, нәселенә карап, мәһәр бәясен билгелисең. Әгәр син “Кияү нәрсә бирсә дә ярый”, дип әйтәсең икән, димәк, син кызыңны шуңа тиң күрәсең. Син аны мыскыл итәсең.

“Кияүгә авырга төшә бит”, диючеләр дә бар. Кызыңа бер тапкыр затлы бүләк алып бирә алмаган кияү аның тормышын ничек алып барыр икән, дигән сорау башыгызга килмиме? Ул ягын да уйларга кирәк бит.

Кияүнең акчасы юк икән, әйтәсең: “Ярар, кияү, бүген биш меңлек минималь мәһәрне бир, бер елдан соң кызыма йөз меңлек бүләк бирерсең. Кызымны үз ихтыярың белән аерасың икән, бер миллион яисә биш йөз мең сум акча бирергә, яки фәлән төрле маркалы машина бирергә тиеш буласың. Яки өч бүлмәле фатир". Менә болар аның өстендә мәһәр булып торачак. Ә килешү төзеп, аны нотариуста теркәсәң, кияүдән ул мәһәрне хөкүмәт тә түләттерәчәк.

Пәйгам­бәребез (с.г.в.): "Ха­тын-кызлар арасында иң хәер­лесе, бәрә­кәтлесе - мәһәре җиңел булган хатын-кыз!" - ди. Дөрес, Пәйгам­бәребез мәһәрнең чиген билгелә­мәгән. Тик шуны истә тоту мөһим: ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булып санала. Мәһәр аның өстендә өстәмә бер бурыч булып тора. Беренчедән - хәләл җефете, икенчедән - Аллаһы Тәгалә каршында.

Мәһәрне бөтенләй бирмәгән очракта (мәсәлән, аерылышкан вакытта), ул мәһәрен биргәнче гөнаһлы булачак. Электән үк мәһәр бирү хакының үз бәясе, үз вакыты булган.

Фото: novyefoto.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас