+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 август 2023, 10:45

Каһировларның кәефен яңа күршеләре бозган

Ни булган?

Каһировларның кәефен яңа күршеләре бозган
Каһировларның кәефен яңа күршеләре бозган

Бу хакта җырчының хатыны, концерт директоры Эльмира сторисларында сөйли.

«Мин сезгә бер әйбер күрсәтергә оныттым бит. Дөресрәге, күрсәтәсем килмәде. Чөнки бу яңалыгым белән кәефем яхшы булганда бүлешәсем килгән иде, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында кәеф бөтенләй булмады.

Ял итәргә китәсе көнне бездә төзелеш эшләре башланып китте. Бу – безнең өчен зур җиңү. Әмма ялның 2 көнен кайбер күршеләрнең «башыбызны катыруы» бозды. Минем бу темага кереп китеп сөйлисем дә килми. Моның белән бер без генә очрашмыйбыздыр.

Нәтиҗәләр чыгардык, тирән итеп суладык та, үзебезгә яхшы итеп ял итәргә рөхсәт иттек. Кичә участокка кереп чыктык. Төзелеш дәвам итә. Аллаһы боерса, күптән хыялланган йортыбызны тыныч кына салып бетерербез, дип ышанам», – дип сөйләгән Эльмира.

"Йорт сайлар алдыннан күршеләреңне сайла", - дип юкка гына әйтмәгәннәр шул... Азагы хәерле булсын!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: