+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 август 2023, 14:35

"Вәт, ичмасам, мужик!"

Зәмирә Рәҗәпова бик кызык итеп кичке тормышын тасвирлаган. Сездә дә шулдыр инде ул?

"Вәт, ичмасам, мужик!"
"Вәт, ичмасам, мужик!"
"Төн. Балалар йоклый, без телевизор карыйбыз. Сынны җыеп, торып, юынып ятарга хәл юк, шулай да торырга кирэк.
- Әтисе, мин киттем йокларга.
- Бар, хәзер мин дә ятам.

Диваннан торуга уенчыкларга басам. Аларны җыеп, аскы этажга, уен булмәсенә төшерәм. Гардеробта балалар кием алмаштырган, күрәсең, идәндә салып аткан футболка, шортылар ята. Юасы керләрне җыеп, менеп барганда күзем студия ягына төшә, диванның мендәрләре асты-өскә килгән. Керләрне баскычка куям да, диван мендәрләрен тезәргэ, дип, студиягә керәм. Тәртипләп, утларны сүндереп, керләрне җыеп, өскә прачкага менәм.

Залдан Макысымның тавышы ишетелә:
- Син әле ятмадыңмыни?
- Хәзер, стиралканы кабызам да ятам.

Машинаны кабызам, душка кереп юынып чыгам, витаминнар эчәргә аш бүлмәсенә керәм. Өстәлдә чашкалар калган, аларны чайкыйм. Плитә өстендәге ризыкларны контейнерларга тутырып, холодильникка куям, бушаган кәстрүл-табаларны посудомойкага озатам.

Аяк идәнгә ябыша, нәрсә соң бу? Әәәй, Камилә компот түккән иде бит монда, су белән швабра алып, өстәл янын гына сөртеп алмакчы булам, тик мин уже бөтен беренче этажны сөртеп, ишек төбендә аяк киемнәрен тезеп йөрим.

- Әйдә, бар, икенче этажны да юып ал инде, - дип, Макс мине ачулана.
- Булды, бетте…

Идән юган суны түгәргә ишек алдына чыгам…. Аххх…. Гортензияләремә су сибәсе бар бит, алар су ярата. Шланг белән су сибеп чыгам, галош - тапочкаларны тәртипләп тезәм, өйгә кергәндә, аякка уралып, "Чәчәк" керә.
- Кем йөри анда?
- Мин!
- Син кайчан киткән идең, бар ят инде.
- Хәзер мәчегэ ашарга салам да ятам.

Мәчегэ ашарга салам, өстәл сөрткечләрен кислородный отбеливательгә салырга онытканмын бит. Салмасаң, сасый. Чәйнекне кайнатырга куям, шулчак кер машинасы туктап, пипелди башлый. Керләрне тазга тутырып, чыгып китәм кер эләргә. Керүгә чәйник кайнаган, сөрткечләрне отбеливательгә салам. Булды, хәзер пилинг, маска, крем һәм, ниһаять, яттым бит.

Вот.. быыыылииин… морозильниктан ит чыгарып куярга оныттым. Торып, беренче этажга төшәм. Морозильниктан итне чыгарам. Пииип.. посудомойка туктады, бушатырга кирәк...

Макс:
- Мин йокларга!
- Ярар, хәзер табакларны урнаштырам да менәм.
Утларны сүндереп менсәм, Макс инде йоклый! Вот, ичмасам, мужик: әйтте - эшләде. Эх, ник мин мужик тугел икән!!!!"

Зәмирә Рәҗәпова блогыннан.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: