+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 август 2023, 09:46

"Хатыным бала белән мине ташлап чыгып китте..."

"Өнемме бу, төшемме?.."

"Хатыным бала белән мине ташлап чыгып китте..."
"Хатыным бала белән мине ташлап чыгып китте..."

"Ирләрнең гаиләсен ташлап качуы турында күп языла монда. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?..

Хатыным бер атна буе өйгә кайтмады. Шалтыратмаган җир калмады: хастаханәләр, морг, полиция бүлекләре, приютлар, социаль учреждениеләр. Хәтта ике тапкыр моргка мәет танырга бардым. Бер атна узгач, хатынның телефоны “в сети” дигән смс-хәбәр килде. Күпме шалтыратсам да алмады.

Икенче көнне хатын үзе шалтыратты. “Мин сине яратмыйм, әйдә аерылышабыз”, - диде. Биш яшьлек кызыбыз турында бөтенләй сорамады, кызыксынмады. Кызым әнисе турында сораганда аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. “Командировкада”, - дидем. “Ни өчен әни миңа шалтыратмый?” – дигән соравына да җавап тапмадым...

Күптән түгел тагын элемтәгә чыкты. Имеш, киемнәрен алып китәргә тели. Бала турында тагын сорамады. “Бала минем белән калачак”, - дигән идем: “Калсын”, - диде. Ярый, мине яратмасын да, ди. Ә үз балаңны ничек яратмаска мөмкин соң ул? Башка сыймаслык хәл бит бу. Тизрәк аерылышып, аны тормышыбыздан сызып ташларга телим".

Әлеге хатка ни дип җавап бирергә дә белмәссең. "Хатыны юкка гына чыгып китмәгәндер", яки "Мондый хатыннан вакытында котылу хәерле", дип тә уйларга мөмкин. Әмма бала кызганыч... Аның бер гаебе дә юк. Эх, арабызда ничә бала өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында ятимлек ачысын кичерә бүген...

Фото: familystr.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: