+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 сентябрь 2023, 21:15

Өч егеттә өч өмет!

Белорет районыннан өч игезәк беренче сыйныфка киткән. Булачак математик, химик һәм геолог!

Өч егеттә өч өмет!
Өч егеттә өч өмет!
Муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта социаль челтәрләрендә язганча, Владимир, Степан һәм Федор 17нче гимназиядә укый башлыйлар.

"Һәр малайның үз характеры, үз мавыгулары бар. Володя белемгә омтылучан, ул төрле мәсьәләләр, кроссвордлар чишәргә ярата. Степа тәҗрибәләр үткәрүне хуп күрә, хәтта әти-әнисеннән химияне өйрәнү өчен аны шунда ук 8нче сыйныфка яздыруларын сорый. Ә Федя - минераллар фанаты, әнисе ул ташлар белән өйне тутырды инде, дип көлә», — дигән Иванюта.

Малайларның гимназиянең 8нче сыйныфында укучы апалары да бар.
 
Ак юл сезгә, барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: