+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 сентябрь 2023, 12:30

"Мәктәпкә ашкынып бара, дип әйтмәс идем..."

Якташыбыз, тапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да улын 1нче сыйныфка озаткан.

"Мәктәпкә ашкынып бара, дип әйтмәс идем...""Мәктәпкә ашкынып бара, дип әйтмәс идем..."
"Мәктәпкә ашкынып бара, дип әйтмәс идем..."
– Улыбыз Данил Казандагы 187нче лицейның 1нче «Г» сыйныфына укырга керде. Аңа 7 яшь. Укый, яза, саный, тапкырлый белә инде. Мәктәпнең нәрсә икәнен күз алдына китерә. Шуңа күрә ашкынып бара дип әйтмәс идем. «Мин бармыйм», – дип тә әйтмәде.

2,7 яшьлек Камиләбез: «Минем дә мәктәпкә барасы килә», – дип елый. Ә Данил аны: «И Камилә, мин бакчага барыр идем әле», – дип юата. Улыбыз кайбер хәрефләрне 2 яшьтә үк таный иде инде. Укырга 5 яшьтә өйрәнде. Татарчасын камилләштерәсе бар әле. Милли үзаң тәрбияләү өчен татар сыйныфына бирдек. Татар җырларын, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнәчәкләр.

Олы улыбыз Аяз «Нефтехимик» хоккей клубына күчте. Шуңа күрә хәзер Түбән Камадагы татар гимназиясендә укый башлады, - дигән Зәмирә "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас