"Хәерле кичләр, кызлар! Сезнең киңәш кирәк иде. Мин ирем белән 31 ел яшим, 4 балабыз бар. Мине "акыллы түгел бу" диючеләр дә булыр. Вакыт-вакыт шулкадәр аерылып китәсем килә. Нишләп, дисезме?
Иремне көйләп арыдым мин. Яшь вакытта, балалар үскәндә, җиңелрәк кабул ителгән. Минем бер гаебем булмаса да, гел мин гаепле. Мин эндәшмәсәм, айлар буе да дәшми. Балалар сизмәсен, алар кайта, дип гел мин дәшәм. Андый вакытта үземне ничек тотарга икән? Үзе миннән башка йомырка да пешереп ашый белми. Минем дә хатын-кыз бәхете тоеп яшисем килә.
Бу мине яратмавы микән? Хәзер, 60ка барганда, аның яратуы кирәкми дә, хөрмәт итеп яшәвен телим. Мин бит авыл тормышы белән яшим. Күпме эш. Барысын да эшләргә тырышам ул кайтуга. Ә ул әзер ризыкны ашарга утыргач, калак куелмаса, ашамыйча утыра".
Ир белән хатын арасындагы конфликт беркайчан да бетмидер инде ул... Балаларны үстереп, үзаллы тормышка озаткач, бер-берең өчен яшәргә кирәк тә бит...
Фото: stylishbag.ru